Ни хикмәттер, спорт дигәндә барлык республика түрәләренең аяклары идәндә. Кризис дип тормадылар - Европаның данлыклы “Барселона”, “Интер” такымнарын кабул итәчәк Казанның үзәк стадионы да заман таләпләренә туры килерлек, менә дигән футбол кырына әйләнде.
Бу көннәрдә аны шәһәр башлыгы Илсур Метшин карап чыкты. Журналистларга ул, без үзебездә дөнья чемпионнарын кабул итәргә 100 процент әзер дип белдерде.
Казанның үзәк стадионы быел көзен булачак зур спорт вакыйгаларыннан тыш 2013 елгы Универсиаданы да истә тотып яңартыла. Хәзер инде эшкә җиккән акчаларны кире кайтару турында уйлый башлаганнар. Үзәк стадионны төзәтү рәсми мәгълүматлар буенча 130 миллион сумга төшә.
Илсур Метшин белдергәнчә “Рубин” илкүләм уеннарда яхшы уйнаса, икенче елның язына яңартылган футбол мәйданы үзен акларга да мөмкин икән.
Чит илнең билгеле футбол такымнарын кабул итәчәк Казанның футбол мәйданының уңай якларын карый китсәк, ул 27 мең кешене сыйдыра алачак. Махсус VIP урыннар да каралган. Стадионга 16 гомүми керү ишекләре куелган һәм зур кунаклар, журналистлар, уенчылар өчен аерым 2 ишек бар. Аларда тикшереп кертә торган махсус җайланмалар урнаштырылган, бу элекке булган уңайсызлыкларны, чиратта торуларны бетерер дип уйлый стадион җитәкчелеге.
Бу зур спорт корылмасына еш йөргән Татарстанда билгеле спорт журналисты Радик Сабиров стадион яңартылганга кадәр булган вакытларны искә алды.
“Элек безне милиционерлар шакшы куллары белән капшап уен башлаганчы кәефне төшерәләр иде, хәзер андый әйбер булмас дип уйлыйм. Яңартылган стадион дөнья таләпләренә тулысы белән туры килә, хәттә ки Русиядә иң яхшы футбол мәйданнарының берсенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас,” ди Радик Сабиров. Һәм ул 27 августа Монакода билгеле футбол такымнары арасында узган җирәбәдән соң алган тәэсирләре белән уртаклашты.
“Мин үзем бик шикәләнәм, моңарчы шул ук Барселона да, Миланда да бик аз кеше генә әле дөньяда Казан исемле шәһәр барлыгын белгәндер. Менә хәзер беләчәкләр инде. Дөресен әйткәндә, болар чыннан да данлыклы, атаклы Европа такымнары. Үзем яшьүсмер вакыттан хәзерге көнгә кадәр шул ук “Барселона” өчен җан атам, инде аларны Казанда күрү бәхетенә дә ирештем диярлек. 2005 елларда Казанның үзәк стадионы янында зур мәгълүмат тактасы тора иде, анда “Рубин”- “Барселона”, 3:0” һәм “икемең дә ничәнчедер” ел дип язылган иде. Ул хыяллар тормышка ашармы, берсе чынга ашты чит ил такымнары Казанга килә, ә икенчесе булырмы, исән булсак күрәбез инде” ди спорт журналисты Радик Сабиров.
Бу көннәрне спорт сөючеләр дә, спорт осталары да түземсезлек белән көтте. Казанның “Рубин” футбол такымын мәртәбәле турнир дебютында зур сынау көтә. Европа уеннарында катнашу тәҗрибәсе аз булган казанлыларга үз төркеменнән чыгу өчен, Чемпионнар лигасының узган сезондагы җиңүчесе “Барселона” белән Италия чемпионы “Интер” га көчле каршылык күрсәтергә туры киләчәк. Киевның “Динамо”сы да группада татарстаннарга җитди көндәш санала.
“Рубин” Чемпионнар лигасында беренче уенын 16 сентябрьдә Украина башкаласында җирле “Динамо” белән башлап җибәрәчәк. Ә инде Казанның яңартылган стадионында узачак уеннарга билетлар 1 сентябрьдән сатуга чыгачак, беренче уен 12 сентябрьдә булыр дип көтелә. Билетлар 600 сумнан алып 6 меңгә кадәр җитәчәк, ди.
"Рубин"нең Чемпионнар лигасындагы уеннары җәдвәле
16 сентябрь, Киев: "Динамо" Киев - "Рубин"
29 сентябрь, Казан: "Рубин" - "Интер" Милан
20 октябрь, Барселона: "Барселона" - "Рубин"
4 ноябрь, Казан "Рубин" - "Барселона"
24 ноябрь, Казан: "Рубин" - "Динамо" Киев
9 декабрь, Милан "Интер" Милан - "Рубин"
“Рубин”ның Чемпионнар лигасында уйныячак көндәшләре билгеле булды. Көз урталарында Казанга Италия, Испаниянең данлыклы футбол такымнары киләчәк.