Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Республика көне белән котлады


Татарстан президенты Республика көне уңаеннан бәйрәм мөрәҗәгаете белән чыкты.Республиканың мөстәкылльлеге турындагы декларациянең кабул ителүенә 19 ел тулды, диелә анда.

"Декларация җәмгыятьнең үзгәрешләргә әзерлеген раслады, барлык татарстанлыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алды, катлаулы үзгәрешләр чорын уңышлы узарга мљмкинлек бирде"дип әйтелә рәсми мөрәҗәгатьтә.

Декларларация Татарстанның мөстәкыльлеген ныгытуга ярдәм итте, аның ярдәмендә Федераль үзәк белән багланышларның уңышлы моделен җайга салуга ирештек, диелә Минтимер Шәймиевның рәсми чыгышында.

Шул ук вакытта рәсми мөрәҗәгатьтә, республиканың яңарышы халкыбызның тарихи һәм мәдни мирасына таянырга тиеш, диелә.
XS
SM
MD
LG