Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфагуб журналистларын тышаулыйлар


Игорь Кучумов (c), Сергей Орлов һәм Николай Швецов
Игорь Кучумов (c), Сергей Орлов һәм Николай Швецов

31 августта Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе, экстремистик дип игълан ителгән бәйсез ufagub.com сайты эшчәнлегенә катнашы бар дип исәпләнүче янә ике кешенең ирекләрен чикләү мәсьәләсен карады.

Мәхкмә карарына ярашлы рәвештә тарих фәннәре кандидаты, Русия Фәннәр академиясе хезмәткәре Игорь Кучумовка, әлеге җинаять эше буенча мәхкәмә үз карарын чыгарганчыга хәтле Уфадан читкә чыгу тыела (подписка о не выезде). Ә Башкортстан эшкуарлар союзы рәисе, үзешмәкәр тарихчы Николай Швецовка карата ирек чикләү мәсьәләсен карау 4 сентябрьгә күчерелде.

Әлеге вакытта, Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан экстремистик дип игълан ителгән сайт эшчәнлегенә катнашлыклары бар дип, Башкортстан прокуратурасы янындагы Тикшерү комитетының экстремизмга каршы көрәш бүлеге тарафыннан эзәрлекләнүче биш Уфа кешесенең икесе - тарих фәннәре кандидаты, Русия фәннәр академиясе хезмәткәре Илдар Габдрафиков һәм тарихчы Сергей Орлов өйләрендә тоткында тотылалар, Николай Швецов йөрәк авыруы белән хастаханәдә ята, ә Швецов фирмасы хезмәткәре Константин Нестеров төрмәдә утыра.
XS
SM
MD
LG