Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яңа гасыр”га 7 яшь


Телевизор караучылар: “Мәскәү милли мәктәпләрне бетергәндә, татар мәдәниятен кысканда “Яңа гасыр” миллилекне саклаучы бердән-бер чара булып кала”, дип белдерә.

Төмәннән 200-ләп чакрым ераклыктагы Яркәү районы Шатан авылында яшәүче Мәдинә әби пенсия акчасын җыеп әле яңа гына тәлинкә куйдырган. “Яңа гасыр” телеканалы аша татар дөньясы белән бергә булыйм дип эшләгән ул аны. Мәдинә әби “Ак калфак” Төмән өлкәсе татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Бибинур Сабирова белән очрашкан вакытта “Яңа гасыр”ны карауны соңгы арадагы иң зур шатлыгы дип атаган.

“Яңа гасыр” бик зур көч! Ул да булмаса халыкның милли хисләре сүнә бару, үзенең татар икәнлеген оныту бик тиз арада булачак”, ди Бибинур Сабирова.

Сабирова сүзләренчә, Төмән өлкәсе авылларында яшәүчеләр “Яңа гасыр”ны карар өчен тәлинкә куйдырса, каладагылар кыйбатсынып тормый кабельле телевидения кертә. Мәскәү татар телен кысканда, милли чараларга көннән-көн игътибар кимегән чакта татарча телевидение миллилекне саклауның бердән-бер чарасы булып кала, ди ул.

Нәтиҗәләргә дә эфир кирәк


Гөлүсә Исмәгыйлева “Яңа гасыр” оешканнан бирле эфирда. Бүген “Хәбәрләр” тапшыруын алып бара ул. “Без бүген 7 яшьлек бала мәктәпкә барганда киләчәккә, мөстәкыйль тормышка адымнарын ышанычлы итеп атлаган кебек”, ди Исмәгыйлева.

“Яңа гасыр”ның башка тапшырулары, туры эфирлар белән чагыштырган вакытта “Хәбәрләр”гә чылтыратып фикер белдерүчеләр дә юк кебек. Безнең белән дә бәйләнешкә керүчеләр хәтсез күп, ди Исмәгыйлева.

Гөлүсә Исмәгыйлева
“Без әби-бабайлар керә алмаган ишектән дә үтә алабыз. Түрәләрдән ник бу бабай, я әбигә булышмыйсыз, дип сорыйбыз. Бездә торак һәм медицина өлкәсендә проблемалар бик күп. Ул проблемаларны хәл иткәч, алар безгә: “Кызым бу эш барып чыкты бит, безгә ярдәм иттегез бит”, дип чылтыраталар”, ди Исмәгыйлева.

Аның фикеренчә, гади халыкның теге яки бу проблемасының хәл ителүе турында да язмалар эшләргә кирәк.

Проблема телеэкраннарда күтәрелеп кенә калмаска тиеш, ди телевизор караучылар үзләре дә. Төрле мәсьәләләрнең чишелешен яктырткан тапшырулар күбрәк булса, бәлки, гади халык хокуклары алай ук бозылмас иде диючеләр дә юк түгел.

“Виктория” дә татарча сөйләшәчәк


“Яңа гасыр” 7 сентябрьдә яңа эш елын башлап җибәрә. Каналның рәсми интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә, балалар өчен “Яшь ТВ” дигән телеканал эшли башлаячак. Һәм шулай ук төнге музыкаль канал да булачак. “Яңа гасыр” үзе төшергән татарча фильмнарны да эфирга бирергә җыена. Телевидение җитәкчелеге мексика теленовелласы “Виктория” фильмының татарчага тәрҗемәсе дә тамашачылар күңеленә хуш килер дип белдерә. Виктория Руффо уйнаган “просто Мария”не Русия халкы моннан 15 еллар чамасы элек бөтен эшен ташлап егылып караган иде.

31 август көнне “Яңа гасыр”да каналга 7 яшь тулу уңаеннан әзерләнгән бәйрәмчә тапшырулар эфирга чыкты. Туры тапшырулар да булды. Казан вакыты белән кичке 7 дә туры эфирда телевизор караучылар төрле тапшыруларның авторларына, ширкәт җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларын да бирә ала. Ни кадәр караучы – шул кадәр фикер диләр.

“Мин “Кара-каршы” тапшыруын бик яратып карыйм. Анда чит төбәкләрнең проблемалары да күтәрелсен иде. Тапшыруда күтәрелгән проблемалар югары оешмалар дәрәҗәсендә чишү мәсьәләләре дә каралсын иде.

Чит илдән килгән сериалларны татарчага тәрҗемә итү безгә әллә нәрсә бирми ул. Аны халык урыс телендә дә карый ала. Бу минем генә фикерем түгел, күпләр шулай ди. Фильмнарны татарчага тәрҗемә итеп биргәнче, милләт өчен тагын да файдалырак тапшырулар булсын иде”, ди Бибинур Сабирова.

“Яңа гасыр” бөтен Евразиядә


2002 елның 26 августында “Яңа гасыр” иярчен телекомпаниясенең чакыру авазлары эфирга чыкты. “7 ел эчендә без үстек. Бүген ТНВ телеканалы тапшыруларын Евразиянең бар җирендә дә Чехиядән Ерак Көнчыгышка һәм Норвегиядән Һиндстанга кадәр һәркем карый ала. Без коммуникациянең бөтен мөмкинлекләрен дә: кабель телевидениясе, иярчен аша тапшыру, интернетта online трансляцияне дә кулланабыз”, ди “Яңа гасыр” җитәкчелеге.
XS
SM
MD
LG