Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Башка Русия” җыены үтә


Мәскәүдә оппозициядәге “Башка Русия” фиркасе халыкның җыеннар үткәрү хокукын яклап пикет уздыра. Азатлык радиосы хәбәрчесе сүзләренә караганда, Триумф мәйданында пикетчылар янында дистәләгән хәрби һәм махсус көчләр – ОМОН тора. Чара рөхсәтсез үтә.

Хакимиятләр урам җыенын Тургенев мәйданына күчерүне сораган, оппозиция моңа каршы чыккан.

Танылган кеше хокукларын яклаучылар Лев Пономарев һәм Людмила Алексеева урам җыенына күзәтүчеләр буларак киләчәкләрен белдергән.

31 июль көнне Мәскәүдә спорт фестивале үтүе сәбәпле хакимиятләр “Башка Русия”гә урам җыены уздырырга рөхсәт бирмәгән. Рөхсәтсез узган җыен вакытында дистәләгән кеше кулга алынган.
XS
SM
MD
LG