Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа электрны саклаучы куыкларга күчте


Европа Берлеге илләре 1 сентябрьдән кыза торган электр куыкларыннан (лампочкалардан) энергияне саклаучы лампаларга күчә.

Европа Комиссиясе хәбәр итүенчә 100 ваттлы гади куыкларны җитештерү һәм чит илләрдән китертү туктатыла.

Энергияне саклаучы һалоген куыклар бер гаиләгә елына 50 еврога кадәр акчасын саклый ала. Европа Берлеге күләмендә исә экономия 10 миллиард доллар булачак, дип исәпләнә.

Кыза торган куыклыкларны сатуны элкетрга кытлык кичергән Таҗикстан да тыйды.
XS
SM
MD
LG