Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада шартлауда 1 кеше һәлак булган


Сишәмбе Махачкалада милиция посты каршында шартлау булган. Бер кеше һәлак булган. 6 милиция хезмәткәре һәм урамнан узып баручы 3 кеше тән җәрәхәте алган.

Дагыстан эчке эшләр минимтры Али Магомедов сүзләренчә, милиция хезмәткәрләре шартлаткыч тутырылган машинаны постта тикшерү өчен туктаткан. Әмма тикшерү башланганчы машинаны йөртүче үз-үзен шартлаткан.

Министр сүзләренә караганда, әлеге машина шәһәрдә шартлатылырга тиеш булган. Милиция хезмәткәрләре исә, бу гамәлләре белән зур террор һөҗүмен туктатты, ди Магомедов.

Шартлау көченнән күренгәнчә машинада 40 килограм тротил булган.
XS
SM
MD
LG