Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер түрәләренең эшчәнлеге “икеле”гә лаек


Өлкә башлыгы Сергей Морозов бу турыда тар даирәле аппарат киңәшмәсендә - Антикризис штабының утырышында белдерде. Хәлләр бик мөшкел. Төбәк бюджеты җитди аксый.

План буенча каралган акча бүгенгә 1,1 миллиардка кимрәк. Аның өстәвенә - 2 миллиардлык дефицит. Бу акча күләме кәгазьдә бар – гамәлдә юк, дип зарланды өлкә башлыгы түрәләр каршында.

Сергей Иванович әйтүенчә, киләсе ел бюджеты да бик авыр туплана һәм быелгыдан байтак ким булачак. Аның өстәвенә, киләсе елда төбәкләргә федераль ярдәм бюджет кредиты сыйфатында гына булачак. Губернаторның бер сүзе аеруча гыйбрәтле яңгырады: “Бу – шул ук акча, ләкин канәгатьлек хисе тудыра торган түгел”. Тагын бер күңелсез яңалык: Мәскәү төбәкләргә юл төзелеше һәм ремонты өчен акча бирмәячәк.

Белгечләр әйтүенчә, быелгы 8 ай нәтиҗәләре буенча, икътисади җитештерү планы үтәлеше 68% кына булачак. Димәк, өлкә икътисады 30%-ка артка тәгәрәячәк. Салымга исә моңа кадәр керемнең нигезе булган эшкәртү икътисады бары тик былтыргының 59%-ын гына бирәчәк. Машиналар җитештерү исә тагын да түбәнрәк –53% кына.

Бары тик Авиатөзелеш гиганты “Авиастар” гына тотрыклы эшли, әмма аның очкычларын да сатып алучы юк, диде губернатор. Башка яклардан да акча кытлыгы нык сиздерә үзен. Әйтик, Мәскәү торак хуҗалыгын төзәтү өчен миллиард рубль вәгъдә иткән. Шәһәр Думасы депутаты Геннадий Бударин әйтүенчә, бу акчаның да килеп җитмәве ихтимал. Ә моңа “Торак хуҗалары берлеге”н булдыруга каршы торучы КПРФ лидеры Кругликов гаепле, имеш.

Өлкә хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Пинков белдерүенчә, Сембер өлкәсе эш хакы түләмәү ягыннан бары тик Краснодар крае, Сахалин өлкәсе һәм Еврей автономияле өлкәсеннән генә калыша. Бездә өлкә үзәге буенча гына да 6,6 миллион сум эш хакы түләнмәгән.

Мондый вәзгыятьнең сәбәпләре күптер инде, анысы. Менә бер кечкенәсе. Кузоват районы депутаты, район хастаханәсенең баш табибы Сочи якларына ял итәргә үз машинасында түгел – хастаханәнекендә барган. Әлбәттә, бензины да үз хисабыннан түгел. Бу сәяхәт хастаханә хисабына 10 меңгә төшкән.

Дарулар ясаучы фирма дару бәясен тикшерергә килгән прокуратура вәкилен 50 меңлек ришвәт белән “майларга” маташкан.
Өлкәдә коррупциягә каршы көрәш ришвәт алу мөмкинлеген тудыручы вазифалар исемлеген төзүдән башланды. Анда 300 тирәсе ришвәтчел вазыйфа кертелгән. Шул исәптә – губернатор, аның урынбасарлары һәм ярдәмчеләре дә. Алар арасында коррупциягә каршы көрәш өчен җаваплы булган Иминлек шурасы секретаре дә. Тик менә алар өстеннән күзәтү эшчәнлеге турында хәбәрләр юк әлегә.

Менә шундый инешләрдән җыеладыр инде “дефицит бюджета” дигән нәрсә. Нәкъ шул акча җитмәү аркасында торак йортларны ремонтлау тоткарланган. Ремонт яз көнне үк башланырга тиеш иде – август ахырында гына тотындылар. 50 йортта ремонт бара, тагын 60ы көтә генә әле. Һәм ремонт планы да бик “ябыкты”. Март аендагы ниятләр буенча, 214 йортка 400 миллион рубль каралган иде. Гамәлдә 200 мең генә табылган.

Ә халык үзенчә яшәргә тырышкандай. Кризисның тирәнәюеннән куркыпмы инде, ул булган акчасын Саклык кассаларын ташый, ди. Анда да акчаның күпләп янганнары онытырлык булмаса да. Статистика мәгълүмәтләре буенча, ел башыннан алып, халыкның реаль акчалата кереме 13 процентка кимегән. Ә Саклык банкына китерелгән акча күләме 5 процентка арткан. Белгечләр фикеренчә, бу – халыкның кара көннәргә әзерләнү чарасыдыр. Кем нәрсәгә әзерләнә инде…

Ил җитәкчелеге исә төп бурычы дип янә сугышка әзерләнүне саный кебек. Яңа уку елында 10 – 11-нче сыйныфлар укучылары өчен хәрби хезмәткә әзерләнү мөмкинлекләре киңәя. ОБЖ – “Яшәешнең хәвефсезлеге нигезләре” дигән фән дәресләре саны ике мәртәбә арттырыла. Чөнки “Хәрби хезмәт нигезләре” дигән аерым программа кертелә.

Бу һәм башка шундый чаралар өлкә башлыгының 14 августта кул куйган 58-нче карары нигезендә гамәлгә кертелә. Моның аркасында гына уку елы башланыр алдыннан барча программаны үзгәртергә туры килгән. Хәрби көчләрнең Генераль штабы белән дә килештерелгән. Егетләр хәрби күнегүләр белән шөгыльләнгәндә, кызлар өчен медицина дәресләре каралган. Алар “җәрәхәтләнгән” егетләргә медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәләр. Укытырга исә бары тик махсус курслар узган офицерлар гына җәлеп ителә.

Мәктәпне милитаризацияләү – хәрбиләр башлангычы, ди. Чөнки армиягә алынган яшь солдат я авыру, я армия хезмәтен күз алдына да китерми икән. Армия хезмәте вакытын кыскарту да шуны таләп итә, ди.

Ходай ярдәм бирсен инде. Мескен армиягә дә, хәрбиләшүче укучыларга да.
XS
SM
MD
LG