Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Кирилл дәрәҗәсен күтәрә


Патриарх Кирилл Северодвинск корылмасында
Патриарх Кирилл Северодвинск корылмасында

Дәүләт идеологиясе, тарихны тасвирлау, мәгариф өлкәсенә караган бәхәсләрдә ул гел алгы сафта. Кремль аны сәяси корал итеп куллана. Патриарх булганнан соң ярты ел эчендә Кирилл Русия сәясәтендә төп уенчыга әйләнде.

Узган айда Төньяк хәрби-диңгез флотының Северодвинск корылмасына килгәч патриарх Кириллга иң зур хөрмәт күрәсетелде. Тынлы оркестр тавышлары озатуында ул хәрби диңгезчеләр сафыннан узды, атом кораллы су асты көймәсенә төшеп, экипажга Изге Ана иконасын тапшырды.

Кирилл үзенең вәгазендә Русиянең хәрби куәтен правослау чиркәү кыйммәтләре белән ныгытырга чакырды. ”Чиркәүгә барудан, балаларыгызга православ динен укытудан оялмаска кирәк, – диде ул корылма эшчеләренә. – Шул чакта гына безнең ракеталар белән сакларлык әйберебез булачак.”

Патриархның мондый белдерүләре, Русиядә күпләрне, бигрәк тә башка дин вәкилләрен гаҗәпкә калдырды. Бер үк вакытта бу Кириллның сәяси йогынтысы артуы дип тә кабул ителә.

“Патриарх Кириллл күпкә әүземрәк, ул үзен чиркәү сәясәтендә генә түгел, дөньяви сәясәттә дә әүзем роль уйнарлык рухани итеп күрә”, - ди Мәскәү һуманитар университетында дин белгече Борис Фаликов.

Патриарх булганнан соң ярты ел эчендә Кирилл Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтендә төп уенчыга әйләнде.

Рухани-сәясәтче

Патриарх Кириллл Украинада
Кириллның күптән түгел Украинага булган сәфәре дә шактый сәяси төсмер алган иде. Ул анда Украинаның икегә бүленгән чиркәвен берләштерү тырышлыгын күрде. Телевидение аша ясаган чыгыгында Кирилл украиннарны, Европага ашкында Русия белән уртак булган православ кыйммәтләрне корбан итмәскә чакырды.

Украинаның грек-католик чиркәве башлыгы сүзчесе Иһор Яцив сүзләренчә, Кирилл Украинада рухани түгел, ә Русия мәнфәгатьләрен алга сөрүче сәясәтче кебек кыланган.

“Бу дини гына түгел, күбрәк сәяси сәфәр булды, - ди Яцив. – Кириллның украиннарга без бердәм бүленмәс халык дип мөрәҗәгать итүеннән аның бәйсез Украина турында нәрсә уйлавын аңлавы кыен иде.”

Күзәтүчеләр фикеренчә, Кириллның Украинада үз дини максатлары булса да, шул ук вакытта, аның бу сәфәре нигездә Кремль мәнфәгатьләрендә башкарылган. Күзәтүчеләр бу сәфәрнең американ вице-президенты Джо Байден сәфәреннән соң ясалуына да игътибар итә.

Шушы елда Кириллның тагын Грузиягә баруы каралган.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Кириллның вазыйфасы Кремльнең сәяси коралы булу белән генә чикләнми. Бердәм Русия фиркасе белән килешү нигезендә Кириллның чиркәүгә караган кануннарны Думага тапшырыганчы карап чыгу һәм төзәтү вәкәләте бар.

“Кирилл, Алексий белән чагыштырганда, күпкә күбрәк вәкәләт ала алды.” – ди Бремен университетыннан Николай Митрохин. – Берничә тармакта аңа үз фикерен әйтү хокукы бирелде – мәгариф, мәдәният, әхлак өлкәсендә.”

Чикләнгән өлкәләрдә булса да, Кирилл бу вәкәләтләрен шактый уңышлы куллана. Соңгы вакытта ул Русия мәктәпләрендә православ мәдәнияте дәресләрен кертү, хәрби бүлекләрдә руханилар институтын булдыру хәстәрлеген күрә. Татарстан һәм Башкортостан кебек милли республикалар аның бу башлангычларына каршы чыга.
XS
SM
MD
LG