Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай үзәк телевидениесе урыс телендә сөйли башлый


10 сентябрьдән Кытайның үзәк телевидениесе урыс телендә тәүлек буе эшләүче канал ача. Бу турыда телевидениенең вице-президенты Чжан Чанмин хәбәр итте.

Әлеге канал иярчен аша Азия-Тын океан төбәгенә, Якын Көнчыгыш һәм Европага күрсәтеләчәк. Кытай телевидениесе тикшерүләренчә, аны 300 миллионга якын кеше карый алачак.

Каналда төп урынны кытай теле дәресләре, кытай ашлары һәм бу илнең тарихы белән таныштыручы тапшырулар алып торачак.
XS
SM
MD
LG