Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ефәк юл”га соңгы әзерлек бара


Шимбә көнне Казанда “Ефәк юл” автоузыш раллие башланып китәчәк. “Ривьера” кунакханәсе каршында инде катнашучыларның машиналары тезелгән. Чит илләрдән килгән катнашучылар Казан белән таныша.

“Ефәк юл” автоузышының төп чаралары 5 сентябрь көнне генә башланса да, инде берничә көн алдан Казанда аның шаукымы нык сизелә башлады. Урамнарда бөкеләр барлыкка килде. Шулай ук Чистай урамында инде бер машина автоузышчы машинасы юлын кисеп, бәрелешүгә сәбәп булды.

Чөнки катнашучыларның машиналары килеп Чистай урамында - “Татнефть” каршындагы махсус мәйданда урнаша барды. Әлеге мәйданны хокук саклау оешмалары вәкилләре саклый. Читтән машиналарны фотога төшерергә, күзәтергә яраса да, мәйдан эченә керү тыела.

Казанда иң зурлардан саналган “Ривьера” кунакханәсендә раллиның оештыру штабы урнашкан. Анда чара турында барлык мәгълүматны алырга була.


5 сентябрь көнне Чистай-Әмирхан урамы кисешкән урында машиналарның йөрешен күзәтергә мөмкин булачак. Гомумән, чара бәйрәм рәвешендә оештырылычак. Хәтта дөньякүләм танылган “Чыңгысхан” җыр төркеменең катнашуы да көтелә.

Якшәмбе көнне иртән раллида катнашучылар Оренбурга юл тотачак. Барлыгы 62 җиңел һәм 21 йөк автомобиле Татарстанның Алексеевск, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары тирәсеннән узар дип көтелә.

Гомумән, катнашучыларга 4,5 мең чакрым юл узарга туры киләчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге трасса проектның җитәкчесе Семен Якубов тарафыннан эшләнгән һәм расланган. Узачак юлларның тирәлеге шактый матур, әмма шул ук вакытта авыр булуы әйтелә. Мисал өчен, гомум юлның 3,2 меңе махсус участоклар.


Машина йөртүчеләр беренче көнне Казан-Богырыслан, икенче көнне – Богырыслан-Җаек, өченче көнне – Җаек-Бейнеу (Казакъстан), дүртенче көнне – Бейнеу-Җанаозен (Казакъстан), бишенче көнне – Җанаозен – Төркмәнбаши (Төркмәнстан), алтынчы көн - Төркмәнбаши-Балканабад, җиденче көн – Балканабад-Дарваза, сигезенче көн – Дарваза-Ашгабад юлын узарга тиеш була.

Төркмәнстанда җиңүчеләрне зур бәйрәм оештырып каршы алырга әзерләнәләр. Мәйданда милли җыр-биюләр, спектакльләр, атлар чабышы күрсәтеләчәк. Төркмән ашларыннан бәрән итеннән шашлык, шулпалар, пылау әзерләнәчәк. Ашгабадка кадәр килеп җитә алучы автоузышчылар үзара 300 мең долларны бүләчәк. Шулай ук анда Русия, Казакъстан һәм Төркмәнстан президентларының катнашуы көтелә.


Әмма, әлбәттә, аңа хәтле катнашучыларга шактый гына комлы, таулы, чүлле җирләрне узарга туры киләчәк. Заманында әлеге юлларда сәүдәгәрләр йөргән.

Татарстанлылар исә бу раллида “Камаз-Мастер” такымының җиңүенә өметләнә. “Дакар” җиңүчеләре пәнҗешәмбе көнне Чаллы проспектларын әйләнеп тантаналы төстә шәһәрдән Казанга чыгып киткән.

Алар “Ефәк юл”га барлыгы 6 экипаж белән барачак. Машинаның берсен Татарстан хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов йөртәчәк. Шулай ук анда танылган узышчылар Фирдәүс Кәбиров, Владимир Чагин, Илгизәр Мәрдиев, Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев катнашачак. Алар әлеге раллины 2010 елгы “Дакар”га әзерлек чарасы буларак күрә.
XS
SM
MD
LG