Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Һиндстан президентлары очрашты


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдә Һиндстан президенты Пратибха Патил белән очрашты. Ике ил башлыгы энергетика һәм машина төзелеше тармакларында хезмәттәшлекне арттыру турында сөйләште.

2008 елда ике ил арасында товар әйләнеше 7 миллиард долларлык булган. Медведев сүзләренчә, быел бу күрсәткеч 10 миллиард долларга җитәргә тиеш.

Алдан хәбәр ителгәнчә, Һиндстан президенты Пратибха Патил Мәскәүгә сишәмбе килгән иде. 4 көнлек сәфәре вакытында аның премьер-министр Владимир Путин белән дә очрашуы каралган.
XS
SM
MD
LG