Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Футбол матчы нәрсәсе белән кызык?


Казанның Үзәк стадион кассасында футбол уенына билетка чиратта торучы җанатарлар, бу футбол матчы нәрсәсе белән кызык? “Рубин”ның җиңүенә ышанасызмы? дигән ачык микрофон сәхифәсе сорауларына җавап бирде.

- Беренчедән: “Барселона такымын күрәсе килә. Икенчедән: Күпме еллардан бирле уйнап килгән Казанның “Рубин” такымының чемпионнар лигасында беренче мәртәбә үз шәһәрендә уйнавын күзәтәс килә. Мин лаеклы ялда. 3 мең сум түләп билет алдым. Гомергә бер тапкыр булган мондый вакыйгага акча җәл түгел.

- Билетны 500 сумга алдым. Мин студент. Бәлки “Рубин” җиңәр.

- Без Ижаудан килдек. “Бердәм Русия” фиркасенең Удмуртия төбәгендәге бүлекчәсендә эшлим. 15 билет сатып алдым. Мин шундый бәхетле.

- “Барселона”, “Интернационале” такымнары әйдәп баручы Европа футбол клублары вәкилләре. Мин “Рубин”ның җанатары, Норлаттан килдем. Татнефть ширкәтендә машина йөртүче булып эшлим. Хезмәт хакы 15-20 мең сум.

- Мин элегрәк үзем футбол такымында уйнаган идем. Футболны карарга бик яратам. Мин Түбән Камадан. Улым быел Казанга укырга керде. Менә аңа да билет алдым.

- Без кичә кассадан 500 сумнан 200 билет сатып алдык.

- “Интернационале” Италия чемпионы, ә “Барселона” такымы Европа чемпионы, шулай ук Киевның “Динамо” такымы да бик көчле. “Рубин”га бик авыр булачак, әмма ул җиңә алмаса да, бу уеннарда зур тәҗрибә алачак.

- Билет бәяләре 1мең сумнан 10 мең сумга кадәр икәнен беләм. Мин үзем Казанда үстем. Бер елны Мәскәүдән “Спартак” футбол такымы Казанга килгән иде. Бик зур вакыйга иде ул вакытта. Заманнар үтте, “Рубин” хәзер “Спартак”ны да узып, үзе халыкара абруй яулады. Аларның татарны, Татарстанның дөньяга танытканнары өчен мин горурланам. Бу матчны бөтен дөньяга күрсәтәчәкләр, ә аны стадионга барып карау, минем өчен дә горурлык.
XS
SM
MD
LG