Accessibility links

Өремчедә яңа протестләр


Кытайның Көнчыгыш Төркестан (Синҗан) башкаласы Өремчедәге хан кытайлары, хакимияттән төбәктә тәртипне арттыру таләбе белән урам җыены уздырды. Кытайның Шинһуа хәбәр агентлыгы чарада мең кешенең катнашуын белдерә.

Июнь аенда Өремчедә булган вакыйгаларда кытай чыганакларына караганда 200дән артык кеше һәлак булган иде. Соңгы көннәрдә медицина энәләре белән кешеләргә һөҗүмнәр булуы хәбәре төбәктәге киеренкелекне кабат арттырды.

Хан кытайлары һөҗүмнәрдә уйгырларны гаепли.

Шинһуа хәбәр агентлыгы исә һөҗүмнең хан кытай һәм уйгырлар белән бергә башка милләт кешеләренә дә юнәлдерелүен белдерә. Һөҗүмнән ничә кешенең зыян күрүе яисә ничә кешенең вируслы энәдән агулануы турында мәгълүмат юк.

Протестчылар җитәкчеләрне төбәктә тәртип урнаштыра алмауда гаепләп вазифадан китәргә чакыра.

Сөргендәге Бөтендөнья уйгыр корылтае сүзчесе Дилшат Рәшит, протест вакытында 10 уйгырның яралануын, кайбер кибетләрнең зыян күрүен әйтте.
XS
SM
MD
LG