Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалган карабны эзләүче илдән киткән


“Arctic Sea” карабында нәрсә булган?
“Arctic Sea” карабында нәрсә булган?

“Arctic Sea” карабында яшерен корал булган дигән фараз кылучы диңгез белгече Русиядән китәргә мәҗбүр булды. Михаил Войтенко бу адымын аңа ясалган басым белән аңлата.

Элекке диңгезче, “Совфрахт диңгез бюллетене” исемле интернет басманың баш мөхәррире Михаил Войтенко “Arctic Sea” йөк карабының сәер югалуы турында беренчеләрдән хәбәр итте.

Бу караб тирәсендәге җанҗал турында даими хәбәр итеп торучы, аны кем кулга алган, анда нинди йөк булган, дигән уңайсыз сораулар куючы бердән-бер белгеч иде.


Сәер югалу

Июль ахырында Финляндия портыннан Алжирга юл алган карабта 15 кешелек экипаж һәм $1,8 миллионлык агач чималы булган.

Пиратлыкта гаепләнүчеләрнең берсе
Бераз вакыт үтүгә караб радардан югалган. Карабны пиратлар урлаган дип хәбәр ителде.

Рәсми аңлатмага күрә, Швеция суларында сигез кеше бер көймәдә ярдәм сораган булып караб янына килгән. Алар карабны үз контроленә алган һәм бар элемтә чараларын сүндерергә кушкан.

Карабны ике атнадан артык эзләделәр. 17 август төнендә Русиянең хәрби карабы аны Африканың көнбатыш ярлары буенда эзләп тапкан. Карабтагы сигез ят кеше, күбесе Эстониядән диелә, пиратлыкта гаепләнеп кулга алынган.


Карабта нәрсә булган?

Войтенко карабның югалуы турында беренчеләрдән хәбәр итте һәм аның пиратлар тарафыннан урлануына шик белдерде. Пиратлар Европаның иң әүзем су юлында агач төягән караблар аулап йөрми, диде ул.

Войтенко, ул карабка агач түгел, ә дәүләт рәсмиләренең хосусый кәсебе кысаларында төялгән яшерен корал булган, дигән фараз белдерде.

Войтенко әйтүенчә, карабның маҗараларын НАТО белгечләре баштан ук күзәтеп барган һәм бар нечкәлекләрен белә. НАТОның рәсми вәкиле югалган карабны элзәү барышында Русия хакимиятләре белән даими элемтәдә торганын таныды, әммә өстәмә мәгълүмат бирмәде.

Төрле фаразлар арасында, Якын Көнчыгышка яшерен корал алып баручы бу карабны Израилнең Моссад күзләү хезмәте туктаткан дигәне дә бар.


Русиядән “таю”

Атнакич көнне Войтенконың Русиядән китүе мәгълүм булды. BBC сәхифәсенә сөйләвенчә, аңа ниндидер “җитди” кешеләр шалтыратып, Русиядән мөмкин кадәр тизрәк “таярга” киңәш иткән.

Михаил аларның кем икәнен әйтә алмый, иминлек хезмәтеннән дип фаразлый. Шалтыратучылар, бу эшкә бәйле кешеләрнең Войтенконың мәгълүмат таратуына ачулары килүен җиткергән.

Войтенко беренче очкыч белән Истанбулга очкан.

Атнакич көнне “Диңгез бюллетненең” хуҗасы “Совфрахт” оешмасы сәхифәсендә Войтенконың баш мөхаррир вазыйфасыннан азат ителүе турында хәбәр ителде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, оешманың җитәкчесе Пурима Төркиядә эш сәфәрендә булган Войтенко белән телефон аша сөйләшкән. Войтенко баш мөхаррир вазыйфасыннан китү теләген белдергән. Аның мөрәҗәгате кабул ителгән.


Диңгезчеләр дәшми

Атнакич көнне Arctic Sea капитаны беренче тапкыр туганнары һәм оператор ширкәт белән элемтәгә кергән. Сөйләшү бик кыска булган. Капитан карабтагылар барысы да исән-сау дигән.

РИА Новости мәгълүматына караганда, караб хәзер Гибралтар богазында, Интерфакс мәгълүматына күрә – Канар утраулары тирәсендә.

Карабта экипаждан дүрт кеше калган. Калган унбере, пиратлыкта гаепләнгән сигез кеше белән бергә, гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Мәскәүгә кайтарылган. Диңгезчеләр, тикшерү баруга сылтап, журналистлар соравына җавап бирүдән баш тарта.

Рәсмиләр, беренче тикшерү нәтиҗәсендә карабта бернинди шикле йөк тә табылмады, Новороссийски портына кайткач, ул кабат җентекләп тикшереләчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG