Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мусәви каршылык чараларын дәвам итәргә чакырды


Иран президент сайлавында хәрәмләшүләр булуын кабатлаган Иран оппозиция башлыгы Мирхөсәен Мусәви ризасызлык чараларын дәвам итәргә чакырды. Мусавинен тарафдарларына ясаган бу белдерүе аның шәхси сәхифәсендә дөнья күрде.

Аның бу белдерүе шулай ук президент Әхмәдиниҗат тәкъдим иткән яңа кабинет намзәтләренең күпчелегенең мәҗлес тарафыннан раслануына 2 көн тулган вакытка туры килә.

Иран мәҗлесе Әхмәдиниҗат тәкъдим иткән 21 намзәттән 18-ен раслаган иде. Парламент министрлык вазифасына тәкъдим ителгән өч хатын-кыздан икесен һәм бер энергия министр намзәтең кире каккан иде.
XS
SM
MD
LG