Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ефәк юлның” икенче өлешендә һолландалы Жерар Де Рой җиңде


Казан – Якшәмбедә “Ефәк юл” машина узышының икенче өлеше үтте. Алексеевскийдан алып Түбән Абдул авылына кадәр 141 чакырым араны йөк машиналары арасында беренче булып Һолландалы Жерар Де Рой экипажы үтте.

Камаз машинасында узышкан Владимир Чагин экипажы ни бары 12 секундка калышып икенче килде. Өченче урында Татра машинасында баручы Чехиядән Алеш Лопрайз экипажы.

Шимбә көнне Казанда үткән беренче махсус этапта җиңү яулаган Фирдәвес Кәбиров бу юлы дүртенче килде.

Җиңел машиналар арасында әлегә беренче өч урында Фольксваген машиналары бара.

Бүген узышчылар Татарстан чиген узып Оренбур өлкәсенә чыкты. “Ефәк юл” узышы өч ил җиреннән үтәчәк – Русия, Казахстан һәм Төркмәнстан. 8 өлештән торган маршрутның озынлыгы 4350 чакрым. Узыш 13 сентябрь көнне Ашгабадта тәмамлана.
XS
SM
MD
LG