Accessibility links

“Ефәк юл”да Оренбур боралаклары катнаша


Казаннан старт алган “Ефәк юл” автоузыш раллиенда һавадан озатып баручылар арасында Оренбурның ОренАйр авиакомпаниясенең МИ-8 ике боралагы бар.

“Ефәк юл 2009” марафонында Оренбур авиаюллары беренче тапкыр катнаша. МИ-8 ике боралагы дөньяның 30-дан артык ил автоэкипажын озатып бара, шул исәптән АКШ, Аргентинадан, Япониядан, Франциядән, Германиядән килгән экипажларны.
Ике боралак экипажы 10 кешедән тора. Аларның барысы да диярлек Африка, Азия илләрендә эшләгән.

“Безнең экипажлар Африкага 5-6 тапкыр очты, шуңа күрә алар барлык шартлар белән дә таныш”, ди очу отряды башлыгы Валерий Бурков.

“Ефәк юл” Африка “Дакар”ына тулысынча туры килә. Бу техниканы һәм катнашучыларны сынау өчен яхшы мөмкинлек.
“Безнең техника яхшы. Раллиның авариясез үтүенә ышанасы килә”, диде бортмеханик Евгений Божуховский.
XS
SM
MD
LG