Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министры Грузиягә сәфәр кыла


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу Грузиягә сәфәр кыла. Биредә ул Абхазиягә каршы булган икътисадый санкцияләрне бозган өчен кулга алынган, төрек көймәсе капитанын азат итү турында сөйләшүләр алып барыр дип көтелә.

Капитан, Грузия хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан август ахырында Кара диңгездә кулга алынды. Әлеге көймә Абхазиягә ягулык алып барган. Мәхкәмә карары белән капитан 24 елга ирегенән мәхрүм ителгән.

Төркия тышкы эшләр министры Грузия президенты Михаил Саакашвили һәм республиканың башка җитәкчеләре белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG