Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын торак мәсьәләсе


Сишәмбе көнне халыкны фатирлы итү мөмкинлекләре турында журналистларга тагын аңлатмалар бирәчәкләр. Чиратта торучы 13 меңнән артык гаиләнең бәйгедә катнашу хокукы бар.

“Ватаным Татарстан” газеты журналисты Рәсимә Муллаянова менә икенче ел инде ничек кенә булса да фатир алу өмете белән яши. Дөрес, социаль ипотекага алдан күпмедер күләмдә акча кертмәгән ул. Шулай да ай саен хезмәт хакының бер өлешен - 2 мең 200 сумны үз вакытында түләп тора.

“Телевидениеда социаль ипотека фатирларын алучылар бар. Алар үтенечләрен алдан керткәннәр. Кайсы оешмадан үтенечләр күбрәк, аларга фатирлар күбрәк бүленеп бирелгән. Безнең редакциядән үтенеч (заявка) вакытында кертелмәгән. Без соңыннан гына җыелдык. Шуңа күрә бездән фатир алучылар юк әле”, дип Рәсимә Муллаянова өметенең тормышка ашмау сәбәбенең берсен атады.

Татарстан хөкүмәте сәхифәсе хәбәр итүенчә, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне торак мәсьәләсенә багышланган утырышта президент каршындагы Дәүләт торак фонды программасы нигезендә йортларны сафка кертү – төп проблема булып тора дип белдергән.

Миңнеханов сүзләренчә, август аенда республикада 100 мең кв.м торак сафка кергән. Татарстан үзенең еллык 2 млн. кв.м. тирәсе планын тормышка ашыру өчен соңгы дүрт ай эчендә 616 мең кв.м торак тапшырырга тиеш. Аның эченнән ярты млн. кв.м тирәсе социаль ипотека буенча.

Рөстәм Миңнеханов бу планны үтәүгә ышанычы бар икәнне белдерә. Төзелеш мәйданнарын инженер челтәре белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуны да яшерми ул.

“Ватаным Татарстан” журналисты Рәсимә Муллаянова исә, фатир алдым инде дип куанганнарның кайберләренең зур кыенлыклар алдында калуын әйтә.

“Ипотекага бирелгән күп йортларның, менә “вечерка”дан да укырга туры килә, аларның сыйфаты бик начар бит. Ул проблеманы да күтәрергә кирәк. Нинди акча булса да һәр кеше дә сизә бит аны. Анда тагын бер кат ремонт кирәк диләр. Менә без хәзер фатирларны алыргамы, алмаскамы дип утырабыз”, ди Муллаянова.

Дөрес, 2009 да социаль ипотекага чиратта торучыларга, яшь гаиләләрдән кала, фатир уйнату булмады. Уйнату вакыты һаман чигерелә. Сентябрь аенда булырга тиеш дигән иделәр, төгәл көнен әйтүчеләр юк.

Дәүләт торак фонды вәкилләре әйтүенчә, шушы арада яңа интернет программы эшли башлаячак. Әлеге програм белән фатир дәгъва итүче һәркем төзелеп беткән йортлардан фатирны үзе сайлап алачак. Шулай ук теге яки бу фатирга кемнәр дәгъва итүне дә белеп булачак.

Дәүләт торак фонды башкарма мөдире Тәлгать Абдуллин шимбә көнне булган утырышта фонд програмнары буенча 258 мең кв.м. торак төзелгән дип белдерә. 600 мең кв.м. тапшыру алдында тора. Абдуллин сүзләренчә, 13 меңнән артык гаиләнең социаль ипотека бәйгесендә катнашу хокукы бар.

Якшәмбе көнне соципотека өчен салынучы йортларны төзелеш материаллары белән тәэмин итү проблемаларына багышланган киңәшмә үтте. Төзелеш министрлыгы, торак фонды һәм “Ак барс” банкы вәкилләре катнашкан киңәшмәнең булуы турында хәбәрләр бар. Нәрсә хәл ителгәнлеге билгеле түгел. Бәлки, сишәмбе хөкүмәттә булачак брифинг вакытында Тәлгать Абдуллин ул хакта да әйтеп китер.

Фатир уйнатулар күптән булмаганга, ул алган да, теге алган дип, уз ара хәбәр таралмаганга халыкның социаль ипотекага көннән-көн ышанычы да бетә барырга мөмкин. Рәсимә Муллаянова да салган акчаларын кире алучылар булуын ишеткән инде.

“Ипотекага ышаныч юк. Хәзер күп җирдә төзелешләр туктатылган. Кайбер оешмаларда эшләүчеләр социаль ипотекага салып бара торган акчаларын кире ала башлаганнар”, ди Муллаянова.
XS
SM
MD
LG