Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның атом программасын күзәтү мәсьәләсе көрчеккә терәлде


Халыкара атом идарәсе шурасы Иранның атом программсын күзәтү мәсьәләсендә көрчеккә терәлде

Бу турыда Венада узучы Халыкара атом идарәсе шурасы утырышында шура башлыгы Мөхәммәд Әл-Барадей әйтте. Шул сәбәпле, Әл-Барадей атом программасын күзәтү буенча ачыкланмаган сораулар калмасын өчен, Иранны халыкара тикшерүчеләр белән тыгыз элемтәдә торырга чакырды.

Иран президенты Мәхмүд Әхмәдинежад үз чиратында, халыкара атом идарәсе шурасы белән элемтәдә торуны дәвам иттерәчәген әйтте. Әмма Иран, үзенең атом программасы турында, идарәгә кергән алты ил беләнаерым сөйләшүгә каршы, ди Әхмәдинежад.
XS
SM
MD
LG