Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья мөселманнары өчен яңа аралашу сәхифәсе эшли


Соңгы вакытларда интернетта аралашу өчен киң кулланылган социаль челтәрләр арасында мөселманнар өчен ясалган World-muslim.com сәхифәсе бар. Инглиз, рус, төрек һәм гарәп телләрендә эшләгән бу сәхифәгә рәсемнәр куеп, анда дуслар табып һәм төрле төркемнәргә берләшеп була. Шулай ук сәхифәнең үз китапханәсе бар.

Биредә эшкуарлар өчен милек сату-алу, балалар һәм олылар өчен ял оештыру турында мәгълүмат бар. “Хәбәрләр” бүлегендә дөньяның иң алдынгы хәбәр агентлыкларының яңалыкларына язылып була.
XS
SM
MD
LG