Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суданда чалбар кигән ханым 200 доллар җәза алды


Суданда җәмәгатьчелек алдына чалбар киеп чыккан Лүбнә Хөссәингә каршы барган мәхкәмә эше Лүбнә һәм тагын бер ханымга 200 доллар җәза түләү карары белән тәмамланды. Элекке журналист, хәзер БМО хезмәткәре булган бу ханымга "киемдәге тыйнаксызлыгы" өчен 40 тапкыр камчы яный иде.

Судан башкаласы Хартумда бер ресторанда булган мәҗлескә 12 хатын-кыз чалбардан килгән, алар барысы да кулга алынган. Соңыннан ханымнарның 10сы “тыйнаксызлыкларын” таныган, камчы белән кыйналган һәм 120шәр доллар җәза түләгән. Икесе моны танудан баш тарткан һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, шуларның берсе – Лүбнә Хөссәин.

Бу эш хокук яклаучыларны Судан хакимиятләренә кайбер кануннарны яңадан карап чыгуны сорап мөрәҗәгать итүгә этәрде.
XS
SM
MD
LG