Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Төркиягә барырга җыена


Чәршәмбе Төркия президенты Абдулла Гүл Татарстан башлыгы Миңтимер Шәймиев белән телефон аша сөйләште.

Ике ил башлыгы февраль аенда Казан кирмәнендә булган очрашулары тәэсирләре белән уртаклашты. Ул вакытта Абдулла Гүл Русиягә сәфәре вакытында Татарстанга да килгән иде. Бу очрашу вакытында Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне арттыру турында сүз барды.

Татарстан президентының чираттагы ялы Төркиядә узу сәбәпле, Абдулла Гүл аның белән очрашу теләген белдергән. Миңтимер Шәймиев бу чакыруны хөрмәт белән кабул итте, ди президентның матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG