Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердлау өлкәсендә мөселман йортын мәсхәрәләүче тотылган


Свердлау өлкәсенең Каменски-Уральски шәһәрендә яшүсмер мөселман гыйбадәтханәсен мәсхәрәләгән. Ул маркер белән коймага “Русиядән ычкыныгыз, югыйсә сезгә...” дигән язулар язган.

Тәртип бозучы 15 яшьлек мәктәп укучысы. Ни өчен мондый эшкә барганын аңлатып бирә алмый.

Яшүсмер июль аенда фатир урлауда гаепләнгән, август аенда өеннән качып, соңыннан милиция хезмәткәрләре тарафыннан кайтартылган. Гыйбадәтханәне мәсхәрәләү буенча җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG