Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чираттагы “пар чыгару”


Татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы булды.

Анда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин игълан белән чыгыш ясап, Мәскәүдән республикага тикшерү килүен ирештерде. Аның сүзләренчә, ул генераль прокуратура кушуы буенча килгән. Комиссиядә 20 кеше. Алар татар оешмаларының Мәскәүгә язган шикаятьләрен дә тикшерәчәк. Мәҗит Хуҗин республикада яшәүче башка халыкларның проблемалары турында да комиссиягә хәбәр ителәчәген белдерде.

Утырышта татар-башкорт мәсьәләсе турында шактый кызу бәхәсләр булып алды. Берәүләр татар-башкорт җәмәгатьчелек оешмаларына дуслашырга кирәк дип исәпләсә, икенчеләр тигезлек булмый торып, дуслашып булмый дип саный. Утырыш республикада яшәүче барлык милләтләрнең җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге җыенын уздырырга дигән карар кабул итте.

Татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы даими булып тора. Анда, башлыча, кызу бәхәс һәм кычкырышлардан башка бернинди дә уңай эшчәнлекләр юк диярлек. Шуңа аны җәмәгатьчелектә “пар чыгару” утырышы дип ату гадәткә кергән.
XS
SM
MD
LG