Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Русия-Казакъстан форумы үтәчәк


"Милли авыл"дагы казакъ йорты
"Милли авыл"дагы казакъ йорты

11 сентябрь көнне Оренбурда Русия һәм Казакъстанның 6-нчы регионара форумы башлана. Ике ил президенты белән Оренбурда үтәчәк очрашуга губернаторлар 10 сентябрьдә ук җыела башлады.

Форумга хәзерлек эшләре яз көнне ук урамнарны төзәтүдән башланды. Шәһәр урамнарында күп санлы зур аюлар, кош-корт сыннары урнаштырылды, матур-матур чәчәкләр утыртылды. Кыскасы, шәһәр танымаслык булып үзгәрде.

“Милли авыл” мәдәни комплексында ике ел элек төзелгән казакъ авылы йортына да зур игътибар бирелде. Оренбур өлкәсе губернаторы Алексей Чернышёв 3 сентябрьдә Казакъстан республикасы Актүбә өлкәсенең Акимы Елеусин Сагиндиков белән очрашты.


Регионара сәүдә – икътисад һәм мәдәният хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук Оренбурда узачак Русия һәм Казакъстанның 6-нчы регионара форумына хәзерлек барланды. Алар шулай ук “Милли авыл” комплексында булып, казакъ йорты экспозицияләрен яңарту турында да сүз алып бардылар.

Русия белән Казакъстан арасындагы чик буе иң зуры дип санала. Элеге чик буйлары 1800 чакрымнан артык җиргә сузылган. Бу таможня аша үткәндә уңайсызлыкларга китерә. Форумда бу мәсьәлә каралып, таможня аша үтүне гадиләштерү күздә тотыла. Шулай ук ике ил арасындагы сәүдә өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре дә карала.
XS
SM
MD
LG