Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Венесуэла: «син – миңа, мин – сиңа» сәясәте


Американы сүгеп ялкынлы чыгышлар ясарга яраткан Венесуэла президенты Уго Чавес Мәскәүдә еш кунак. Русия президенты Дмитрий Медведев белән алар бер-берсенә “син”, “дустым” дип эндәшә.

Медведев аны “Күптән күрешкәнебез юк иде, мин сине сагындым” дигән сүзләр белән каршы алды. Соңгы тапкыр ике җитәкче 10 ай элек кенә очрашкан иде.

Бу килүендә Уго Чавес Русия җитәкчеләре өчен куанычлы хәбәр алып килгән. Ул Венесуэланың Грузиядәге сепаратист төбәкләрнең бәйсезлеген тануы турында игълан итте.

“Венесуэла, Русиягә кушылып, Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таный. Бүгеннән башлап без бу республикаларны таныйбыз”, - диде Чавес.

Күзәтүчеләр әйтүенчә, Чавесның бу адымы җавапсыз калмаган. Русия җитәкчеләре аңа уңайлы шартларда корал килешүе тәкъдим иткән. Русия Венесуэлага ярты миллиард доллар күләмендә танклар җибәрәчәк диелә.

Бу алыш-бирешнең нечкәлекләре җәмәгатчелеккә җиткерелмәде. “Мондый килешүләр һәрчак халык алдында имзаланмый” дип аңлатты Медведев.

Президентның бу сүзләрен һәркем үзенчә аңлады. Русиянең хәрби күзәтүчесе Александр Гольц, “Еженедельный журнал” исемле интернет басмада язуынча, Мәскәү Чавеска бу коралны бүләк итәчәк.


"Җитди илләр"

Мәскәүгә килер алдыннан Чавес Либия, Алжир, Сүрия, Иран, Беларуста булды. Русия җитәкчеләренә “Лукашенка туганнан” сәлам җиткерде. Әйткәндәй, туган саналса да, Лукашенка Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген әлегә танырга ашыкмый.

Атнакич көнне Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш республиканың бәйсезлеген таныган чираттагы ил Куба булачак, дигән фаразын әйтте.

“Рус хәбәрләр хезмәте” агентлыгына биргән әңгәмәсендә Багапш республика рәсмиләренең бу көннәрдә танылу даулап Үзәк Америка илләрендә йөрүен һәм бер очтан Кубага кереп чыгуын әйтте.

Элегрәк биргән бер әңгәмәсендә Багапш, бик теләсәк безне инде 10-15 ил таныган булыр иде. Ләкин безгә Папуа Яңа Гвинея, Зимбабве кебек илләр кирәкми, без җитди илләр белән сөйләшүләр алып барабыз, дигән иде.

Күрәсең, бу сөйләшүләр әлегә нәтиҗә бирмәгән. Бер ел вакыт эчендә Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген, Русиянең үзеннән кала, ни бары ике ил таныды, Никарагуа һәм менә Венесуэла.

Ул арада атнакич көнне Берләшкән Милләтләр оешмасында Грузиянең бөтенлеген раслаган резолюция кабул ителде. Бу карарны көнбатыш илләрнең барысы да хуплап тавыш бирде.
XS
SM
MD
LG