Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның өч ширкәте гаделсезләр исемлегендә


Мәскәү – Татарстанның өч эре ширкәте – Камаз, Соллерс һәм Татнефть – Русиянең иң гаделсез 50 ширкәтләре исемлегенә кертелгән. Республика җитәкчеләренең кризис вакытында “каешны кысарга” өндәвенә карамастан, бу ширкәт җитәкчеләренең хезмәт хаклары гади хезмәткәрләрнеке белән чагыштырганда берничә дистә тапкыр күбрәк икән.

Шимбә көнне slon.ru сәхифәсе Русиянең 50 иң гаделсез ширкәте исемлеген бәян итте.

Чаллының Соллерс ширкәте бу исемлектә 11 урында. Уртача эш хакы 15 мең рубль булганда, ширкәтнең җитәкчеләре аена миллионнан артык ала икән.

Татнефть ширкәте бу исемлектә 29-нчы урында, Камаз – 32-нче урында.
XS
SM
MD
LG