Accessibility links

Обама финанс кризисыннан чыгу турында сүз тота


АКШ президенты Барак Обама дүшәмбе Нью-Йоркта Уолл-стрит финанс үзәгендә дөнья финанс кризисыннан чыгу турында сүз тота.

Аның бу чыгышы АКШның Леман Бродерс инвестиция банкы бөлгенлеккә төшүгә нәкъ бер ел тулган көнгә туры килә.

Әлеге банкның җимерелүе хәзерге дөнья финанс кризисының башы буларак билгеләнә.

Обама үз чыгышында хөкүмәтнең чыгымнар сәясәтен яклар, банкларны коткару һәм АКШ икътисадына ярдам итү икътисадый вәзгыятьнең начараюыннан котылу мөмкинлеге бирәчәк дип әйтер дип көтелә.

Обама шулай ук киләчәктә финанс кризисларына юл куймау өчен дөньякүләм координация кирәклеген яклап чыгыш ясар, финанс ширкәтләрен җаваплырак булырга, ваемсыз эшчәнлеккә юл куймаска чакырыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG