Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскида наци милиционер тотылган


Томскида Русия эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр офицеры интернетта нацистик юнәлештәге мәгълуматлар тараткан өчен тоткарланган.

Аның өендә тентү вакытында нацистик әләмнәр, нацистик тамгалы киемнәр, плакатлар табылган.

Бу офицерның өйдәге компьютердан рус булмаган кешеләргә һөҗүмнәр сүрәтләнгән видеоязмаларны һәм башка нацистик язулар, рәсемнәрне интернетка чыгару белән шогыльләнгәнлеге ачыкланган.

Ул аларны хәрби хезмәткә алынганнарга да тараткан дип шикләнелә.
XS
SM
MD
LG