Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар турында документларны Казанга җыю тәкъдим ителә


Татарстан Дәүләт Шурасы хөкүмәтнең Баш архив идарәсенең татар халкы тарихы турында документлар җыю эшен көчәйтүен тели.

Бу турыда Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдерде.

Комитет утырышында Вәлиев мөмкинлек булса, татарлар турындагы барлык тарихи документларны Казанга туплап аларны халыкка җиткерү эшен көчәйтергә кирәк диде.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Башкортстандагы кебек Татарстанда да шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрә башларга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG