Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Тагын 100 елдан да төбәк башлыкларын сайлауга кайтмаячакбыз


Русия президенты Дмитрий Медведев төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлау тәртибенә кайту булмаячагын белдерде.

Сишәмбе “Валдай” дискуссия клубындагы очрашуда Медведев “Мин төбәк башлыкларына вәкаләт бирү тәртибен үзгәртү карарын әзерләүдә шәхсән үзем катнаштым. Аны тулысынча дөрес дип исәплим. Мин бу карардан бүген дә, 100 елдан соң да баш тарту өчен шартлар күрмим", - диде.

Медведев шулай ук 2012 елгы президент сайлауда икенче мөддәткә сайлану өчен намзәт буларак катнашу мөмкинлеген дә кире какмады.

“Беркадәр вакыт элек мин президентлыкка чыгарга да җыенмый идем. Әмма язмыш шулай кушты. Шуңа күрә үзем өчен бернәрсәне дә алдан фаразламыйм, бернәрсәне дә кире какмыйм”, - диде Медведев.

Күптән түгел премьер-министр Владмир Путин да алдагы президент сайлауда үзенең намзәт буларак катнашу мөмкиндеген кире какмаган иде.
XS
SM
MD
LG