Accessibility links

Кайнар хәбәр

"АвтоВАЗ"да эштән чыгаруларны прокуратура тикшерә


Самар өлкәсе прокуроры Тольятти шәһәре прокурорына "АвтоВАЗ"да декабрьгә билгеләнгән эштән чыгарулар карарының канунга ярашлы булу-булмавын тикшерергә кушты.

Тольятти прокуратурасы моны 2 атна эчендә тикшерергә тиеш.

Бу дүшәмбедә "АвтоВАЗ" президенты Игорь Комаров декабрь аеннан башлап тулы булмаган эш атнасы тәртибен бетерү һәм 5 мең кешене эштән чыгару турында карар иткән иде.

"АвтоВАЗ"ның "Единство" исемле бәйсез һөнәр берлеге, эштән чыгарулар булган очракта, протест чаралары башлау белән яный.
XS
SM
MD
LG