Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зоо - Казанда искене ямыйлар, Ижауда яңаны төзиләр


Узган ел белән чагыштырганда Казан зообакчасына йөрүчеләр 15%-ка арткан. Хезмәткәрләр әз генә кергән акчаны да төзекләндерүгә тотарга тырыша.

Казандагы зообакча 16 сентябрьдән эш вакытын бер сәгатькә кыскартты. Хәзер монда керү билетларын кичке 5-кә кадәр генә саталар. Бу хәл берничек тә карарга килүчеләр кимүгә бәйле түгел. “Көннәр кыскара, көзге вакытка күчәбез бит”, дип белдерә бакча хезмәткәрләре.

Марат Нургалиев
Зообакча мөдиренең икътисади эшләр урынбасары Марат Нургалиев сүзләренчә, 2009 елның җәендә хайваннар дөньясын күрү өчен килүчеләр узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 15%-ка арткан. “Кризис булганга кешеләр ялга башка җиргә бара алмый башлады. Шуңа безгә киләләр”, ди Нургалиев.

Зообакча хезмәткәрләре сүзләренчә, бер яктан караганда, килүчеләр күбәйгәнгә керем дә арта кебек. Әмма икенче яктан, кризис аркасында бөтен нәрсәнең бәясе дә ипләп күтәрелә икән. Җанварлар да, кошлар да кризис дип кешеләр кебек ипи белән бәрәңгегә күчә алмый шул, ди әле күптән түгел генә Казандагы ветеринар институтны тәмамлап эшкә килгән Ирина.


Хәйваннарның төрләренә карап өстәлләрендә банан да, әфлисун да, йөземе дә, алмасы да, яшелчәсе дә, карбызы да булырга тиеш. Чыннан да, бу нигъмәтләр ашау вакыты җиткәнне көтеп әрҗәләрдә тора. Һәр 15 минут саен ашатып тора торган төрләр дә бар, ди Ирина.

Әлфия апа Хубеева
Әлфия апа Хубеева пенсиягә чыккач зообакчага эшкә килгән. Менә 9 елдан артык инде маймыллар һәм алар тирәсендәге җанварларны үз куллары белән, татарча сөйләшә-сөйләшә, ашата ул. Һәрберсенә исемнәре белән дәшә. Маймыллар арасында “Ләйлә” исемле кечкенә генә бер балалары булуны да Әлфия апа авызыннан ишетеп белдем. “Безгә бөтен хайваннар да якын, балаларыбыз шикелле алар”, ди Әлфия апа.

Сер түгел, кайберәүләрдә зообакчадагы хайваннар гел ач, аларны юньләп ашатмыйлар да, дигән фикер яши. Лилия китапханәдә эшли торган кызы белән зообакчага килгән. Кызына билетны бушка биргәннәр. Казан зообакчасына балалары кечкенә вакытта гына килгән булган ул. Ни өчен моңа кадәр читләтеп үтүен дә әйтеп бирде. “Хайваннарны бик кызганам, чөнки алар иректә түгел бит. Аларга тәрбия җитмәгән кебек”, ди Лилия.

Ризасызлыгын белдереп ул ветеринар-табип Иринага: “Төлкеләргә нигә берәр генә йомырка бирдегез. Бер төлке тагын күз яшьләре белән елап сорады бит”, дип шикаять тә белдерде. Иринаның җавабы катгый иде. “Шулай тиеш, артыгы ярамый. Барсы да норма белән генә”, диде ул.

Марат Нургалиев та зообакча хезмәткәрләренең бик тә нечкә күңелле кешеләр икәнлеген әйтте. Берәр хайван авырып китсә, акча күчереп дару килгәнне көтеп тормыйлар, даруханәгә чабалар, ди ул. Хезмәт хаклары да зур түгел. Монда җитешмәсә өйләреннән зообакчага ташыйлар икән.


Билетлар күбрәк сатылып әз генә акча күзгә күренә башласа шунда ук зообакчаны рәтләргә керешәбез, ди хезмәткәрләр. Дөрес, читлекләр дә тузган, утарлар да искергән. Казанга яңа зообакча кирәклеге турында сүзләр күптән йөри. Моннан ике ел элек “Аткинс” ширкәте әзерләгән Казан зообакчасының яңа комплексын Лондонның зоо җәмгыяте дә хуплаган иде. Шәһәр башлыклары инвесторлар табылыр дип тә өметләнде.

Яңа зообакчаның рәсемдәге сүрәте
Зообакча мөдире урынбасары Гүзәл Горбанева да элегрәк радиога, Универсиаданы яңа зообакча белән каршы алсак, Казанның абруе тагын да артыр, дип белдергән иде. Бүген исә, теләкләр күңелдә һәм рәсемнәр кәгазьдә генә. Бу проектка финанс кризисы да тәэсирсез калмагандыр, мөгаен.
Ижау зоопаркы


Ижауга барган татарстаннар аннан ачылуына бер ел гына булган зоопаркка исләре китеп кайта. Нәкъ Европадагыча, хайваннар да, кошлар да иректә яшәгән кебек, шәп эшләнгән, диләр. Удмуртиянең дәүләт зоопаркы мөдире урынбасары Ирина Овчинникова: “Нәкъ бер ел элек 11 гектар мәйданда паркның бер өлешен ачкан идек, 2010 елга калган 5 гектарның төзелеш проекты әзер булачак”, дип белдерде.

Ижау зоопаркы
Овчинникова Ижаудагы хайваннарның хәлләре казанныкылар белән чагыштырганда күпкә шәп булуын да яшерми. Казан зообакчасы шәһәргә караса, Ижауныкын Удмуртия хөкүмәте финанслый икән. “Дәүләт биргән акча шактый артыграк шул”, ди Овчинникова.

Җәйге иң күп кеше килгән көннәрдә Казан зообакчасында 2,5 меңнән артык тамашачы булган. Ижаулар исә 8 меңләп кеше килгән көннәр дә булды ди.
XS
SM
MD
LG