Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис Төркиядә яшәүче татарларга да кагылды


Елдырым гаиләсе
Елдырым гаиләсе

Бөгределик авылында туып үскән, бүгенге көндә Конья шәһәрендә яшәүче Әрҗүмәнт Елдырым Омски өлкәсенең авыл-районнарына барып, күп санлы туганнары белән дә очрашты.

Билгеле булганча, узган гасыр башында Омски өлкәсеннән бер төркем татарларның Төркиягә күчеп китүләре һәм Бөгределик авылына барып урнашты. Гасырдан артык вакыт үтеп китсә дә, анда яшәүче татарларның тарихи ватаннары белән элемтәләре өзелмәде, соңгы елларда хәтта үсеш тә алды. Туганнарын эзләп, Төркиягә баручылар, кайчандыр әби-бабалары яшәгән Себер якларына килүчеләр саны күбәйде. Алай гына да түгел, Омскига килеп өйләнеп, яшәп калучылар да бар. Бүген сүзебез Бөгределик авылында туып үскән, бүгенге көндә Конья шәһәрендә яшәүче Әрҗүмәнт Елдырым турында.

Әрҗүмәнт 30 яшьләргә кадәр авылда яшәгән. Җир эшкәрткән, ашлык чәчкән, җыйган уңышын сатып, көн күргән. Төрле шәһәрләргә барып эшләрдә дә туры килгән аңа. Вакыты җиткәч, өйләнгән, өч улы дөньяга килгән. Әмма, кызганычка каршы, 32 яшендә көтмәгәндә хатыны вафат булган, балалары белән тол калган.

Себер ягында яшәүче туганнары белән очрашу максаты белән, Әрҗүмәнт, 1991 елны беренче мәртәбә Русиягә килә. Омскида ул Венера исемле кыз белән таныша, аңа өйләнеп, Төркиягә алып китә.

Венера Әрҗүмәнтнең улларын, үзенеке кебек кабул итә. Үз кызы туганнан соң да, балаларга булган мөнәсәбәте үзгәрми, яратып үстерә, яхшы тәрбия бирә. Шул сәбәпледер ахры, үги уллары аны үз әниләре кебек яраталар, хөрмәт итәләр.

Әрҗүмәнт шушы көннәрдә генә Венера һәм кызы Диләрә белән Омскида булып китте. Өлкәнең авыл-районнарына барып, күп санлы туганнары белән дә очраштылар. “Азатлык” хәбәрчесе белән барган әңгәмә вакытында Әрҗүмәнт Төркиядәге һәм Себер ягындагы авылларда яшәүчеләрнең тормыш шартларын чагыштырды, хәзерге заман проблемасы булган - кризиска да тукталды.

“Безнең яктагы авылларда тормыш дәрәҗәсе югарырак, дияр идем мин. Бездә йортлар техник яктан яхшырак җиһазландырылган. Өйләргә су кергән, бәдрәф өйдә. Юлларга һәм авыл урамнарына асфальт җәелгән. Монда кем карарга тиештер, хөкүмәтме, белмим, әмма биредә җитешсезлекләр күп: юллар бозык, яңгыр яуганда, авыл урамнары баткакка әйләнә. Өйләргә су кертелмәгән, бәдрәфләр урамда, һәм башка шундый уңайсызлыклар”, ди ул.

Елдырымнар Яланкүл авылындагы туганнары белән

“Төркиядәге авыл кешесенең үз җире бар. Ул анда ашлык чәчәме, бәрәңге, чөгендер, яки башка нәрсә утыртамы – үз теләге. Җыйган уңышын сату да җайга салынган: я дәүләткә, я берәр эшкәртү фирмасына сата. Уңыш бер кайчан да сатылмый калмый. Ә Себер ягында башкачарак тоелды миңа. Элекке килүемдә авылларда фермерлар бар иде. Арендага җир алып, ашлык үстереп, аның акчасына көн күрәләр иде. Бу килүемдә бер генә җир эшкәртүче фермерны да очратмадым. Ягулык кыйммәт, ашлык арзан, эш файда китерми, дип әйтәләр”, ди Әрҗүмәнт.

1996 елда Әрҗүмәнт тегү ательесы ачып җибәрә. Анда ике улы һәм тагын 15 кеше эшли. Эш уңышлы гына бара. Әрҗүмәнт үзенә фатир, машина сатып ала. Әмма узган ел кризис килеп чыгып, аның эшендә уңайсызлыклар тудыра. Теккән киемнәр сатылмый, эшчеләргә бирергә, салым түләргә акча җитми башлый. Шул сәбәпле ательены ябарга, эшчеләрне таратырга туры килә.

“Кризис минем танышларыма да кагылды, авырлыклар алып килде. Күпләр чит илләргә барып эшләргә мәҗбүрләр. Минем үземнең дә ике улым читкә китте”, ди Әрҗүмәнт.

Эше тукталса да, Әрҗүмәнт бөтенләй үк чарасыз калмаган - ул дәүләт пенсиясе ала. Төркия кануннары буенча, 25 ел эшләгәннән соң, ул 47 яшендә пенсиягә чыккан.

Әмма, Русиядә кебек, Төркиядә дә пенсия акчасына мул, иркен тормыш белән яшәү мөмкин түгел. Ашарга-эчәргә җитсә дә, балаларны укыту, кием-салым алу һәм башка төрле чыгымнар өчен өстәмә табыш юллары эзләргә туры килә Әрҗүмәнткә.

Елдырымнар Омскидагы туганнары белән

“Төркиядә гаиләне матди яктан ир кеше тәэмин итә. Хатын-кыз өстендә, асылда, өйне тәртиптә тоту, аш-су әзерләү, бала-чага үстерү вазыйфалары. Әмма, авырлык килгәндә, без дә ирләребезгә ярдәмгә киләбез”, ди Әрҗүмәнтнең тормыш иптәше Венера.

Венера, тәрҗемәче булып эшкә урнаша. Русиядән килгән документларны тәрҗемә итәргә туры килә аңа. Төркиядә белем алучы Русия студентларының диплом эшләрен дә төрекчәгә тәрҗемә итә. Дөрес, Венера эшли башлау белән генә Елдырымнар гаиләсенең матди проблемалары тулысынча чишелми. Шулай да, бераз җиңеләя. “Шөкер, Русиягә кунакка кайтып килерлек хәлебез бар. Ходай кушып, иремә һәм кечкенә улыма да эш табылса, тормышыбыз тагын да яхшырыр иде. Әле кызыбыз - Диляраны укытасыбыз бар”, ди ул.

Менә шулай, бер-берсенә терәк булып, кризис тудырган проблемаларны чишәргә тырышып, матур итеп тормыш алып бара Төркиянең Конья шәһәрендә яшәүче Елдырымнар гаиләсе. Киләчәктә дә бу гаилә юлларында очраган авырлыкларны җиңеп, ниятләгән эшләрен тормышка ашырып, куйган максатларына ирешеп яшәр, дип өметләнәсе килә.
XS
SM
MD
LG