Accessibility links

Татарстан Ураза бәйрәменә әзерләнә


20 сентябрь көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы укылачак. Ураза гаетенә кадәр фитыр сәдакасын бирү мәҗбүри.

Җомга көнне соңгы тәрәвих намазы укылды. Якшәмбе иртән-иртүк мөселманнар гает намазына җыелачак.

Иртәнге намаз мәчетләрдә 5.30 сәгатьтә укылачак, аннан соң вәгазь, Коръән уку карала, ә 7.00дә – гает намазы.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, “Кол-Шәриф” мәчетендәге бәйрәм чарасы бераз соңрак булачак. Бу халыкның үтенече белән шулай эшләнгән. Чөнки күпләр үзләрендәге мәчетләрдә намаз укыганнан соң, телевизордан “Кол-Шәриф”тәге бәйрәм чарасын карыйсы килүләрен әйткән.

Шулай итеп Татарстанның иң зур мәчетендәге бәйрәм 7.45 башланып бер сәгать дәвам итер дип көтелә.

Фазлыев сүзләренчә, Корбан гаетенә мөселманнар ашамыйча барса, бу гаеткә инде нәрсә дә булса авыз итеп бару шарт.

“Һәрбер сау-сәламәт ир кешегә гает намазына бару вәҗиб. Ә хатын-кызга ул мәҗбүри түгел. Әгәр хуҗалык эшләре комачауламаса, балаларны карыйсы булмаса шулай ук барып вәгазь тыңлап, намаз укып кайту савап”, ди казый.

Гает намазы укылганчы һичшиксез фитыр сәдакасын бирү кирәк. Быел ул кеше башына – 50 сум. Бу, әлбәттә, иң азы. Мөмкинлеге булганнар исә күбрәк бирергә тиеш.

“Моннан тыш гает сәдакасын бирү дә күркәм гамәл санала. Аны мохтаҗларга, мескеннәргә, ятимнәргә бирергә кирәк”, ди Фазлыев.

Чөнки ураза гаетенең тагын бер шарты – зур бәйрәм табыны әзерләү. Мохтаҗлар да үзләренә ризык юнәтә алсын өчен сәдаканы нәкъ гаеткә хәтле бирү тиешле.

“Кызганычка каршы безнең халыкка әле гаеткә зур бәйрәм табыны әзерләү гадәте кереп бетмәгән. Ул табын яңа ел, туган көн табынына караганда да мулрак булырга тиеш. Чөнки ул олырак бәйрәм”, ди Фазлыев.

Ифтар мәҗлесләре шәһәрдә күбрәк уза

Уразаның соңгы көннәрендә ифтар мәҗлесләрен оештыручылар артты. Гомумән, узган елдагы кебек быел да авыз ачтырулар күп булды.
Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, моңа шәһәрдә аеруча да игътибар бирелде.

Чыннан да Казанның “Мәрҗәни” мәчете каршында көндә Рамазан чатыры эшләде. Аны төрле ширкәтләр, эшмәкәрләр оештырды. Шулай ук Төркиядән килгән кунаклар да бу эштә катнашты. Моннан тыш, “Әниләр”,“Болгар” мәчете каршында да көндә ифтар ашлары узды. Бу мәҗлесләргә күпчелектә мохтаҗлар килде.

Хәллерәкләр, әлбәттә, хәләл ресторан, кафеларга йөрде. Кайбер кафеларның эшләү вакыты озайтылды, тәүлек буе ачык торучылар да бар иде.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты белдерүенчә, хәзерге вакытта Казанда 3 хәләл ресторан, 15 кафе бар. Шулай ук алар район җирендә дә ачыла башлады.

Авыл халкы әйтүенчә, быел аларда авыз ачтыручылар азрак булган. Фазлыев сүзләренә караганда, бу бәрәңге алу чоры белән туры килү нәтиҗәсе. Тагын шунысы бар, әгәр элек авылларда ифтарга 15-20ләп кеше чакырылса, хәзер күпләр 5-6 кеше белән генә чикләнә. Бу инде азык-төлекнең кыйммәт булуы белән аңлатыла.
XS
SM
MD
LG