Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяви медиага бетү яныймы?


Төркиядә хөкүмәт үзенә каршы торган “Доган” медиа төркемен 2005-2007 еллардагы салым бурычы өчен 2.5 миллиард доллар акча җәзасына хөкем итте.

Төркиядә АК партия хакимиятен яклаган һәм аңа каршы торган мәгълүмат чаралары арасында каршылык тирәнәйгәндә, хакимият үзенә каршы медианың дәүләткә булган 2 ярым миллиард долларлык салым бурычы турында кисәтте.

Ләкин җәзаның күләме шактый зур. Әгәр ширкәттән тулы күләмне түләү таләп ителсә бу илдәге дөньяви һәм либераль дип аталган мәгълүмат чараласының бетүенә китерәчәк. Ягъни икенче төрле әйткәндә, “Доган” медиа төркеме түләргә тиешле акча төп ширкәт базар бәясенең 4/5нә тиң диярлек.

Мәгълүм булганча, хакимиятнең "Uzan" медиа ширкәтенә кул куеп соңыннан "Star" газетының Әрдоганга якын шәхесләр тарафыннан сатып алынуы, хакимият тарафлы медианың тавышың тагын да көчәйтгән иде. Соңгы елларда хакимияткә каршы булган журналистлар үз кырларын югалта башлады .

Бу вазгыять илдәге күп кенә хакимияткә каршы булган дөняви караштагы журналистларны кайгыда калдырды.

Кайберәүләр бу хәлне Тайип Әрдоган һәм аның хакимиятенә каршы торган медиа төркеме арасында соңгы мәкерле сугыш дип атый.

Аларның берсе, Истанбулдагы "Hürriyet Daily News" газетының икътисад хәбәрчесе Тайлан Билгич, ул соңгы еллардагы үзгәреш турында үз фикерен әйтте:

"Тайип Әрдоган җитәкләгән АК партия хакимияте соңгы елларда шундый зур көч казана башлады ки, тарихта моның башка бер мисалын күрә алмассыз. Eш алышынып торган хөкүмәттә, АК партия әле дә үз популярлыгын саклый. Аңа алмашка ышанычлы оппозиция юк. Ахыр чиктә күрәсен хөкүмәт инде үз медиасын булдыру эшендә җитди тора башлады”, ди ул.

Dogan Media төркеменең “Hürriyet “газеты һәм CNN Türk каналы халыкара дәрәҗәдә таныла иде.

Билгич, “Доган” төркеменә каршы ачылган хокукый дәгъва, хакимият яклы медиа булдыру тырышлыгы арткан вакытка туры килә, ди:

"Иң мөһим адым элекке түләнмәгән бурычлары өчен Sabaһ & ATV медиа төркемен кулга алу иде. Соңыннан ул хакимияткә якын дип исәпләнгән ширкәт тарафыннан сатып алынды. Элек хакимияткә каршы чыккан әлеге медиа чылбыры, хәзер инде хакимиятне яклаган сәясәт алып бара башлады", ди ул.

Sabah ATV медиа төркемен декабрь аенда аукционда “Чалык” ширкәтенә сатылган иде. Энергиядән алып төзелеш эшенә кадәр төрле тармакта хезмәт биргән Чалык Һолдингның генераль җитәкчесе премьер Тайип Әрдоганның 29 яшьлек кияве Бәрат Албайрак.

Хакимият рәсмиләре, Төркиядә иң күп сатылган 3 газет һәм күп каралган ике ТВ каналын ябу ниятләре булмавын әйтә.

Әрдоган акча җәзасының Салым министрлыгы тарафыннан алга сөрелгән кануни эш булуын, хакимиятнең кагылышы булмавын әйтте.

Доган ширкәте башлыгы Айдын Доган һәм премьер Әрдоган
Шулай да Әрдоган белән “Доган” медиа төркеме арасында каршылыкның булуы сер түгел.

Әрдоган, хакимияткә каршы бигрәк тә аны ришвәтчелектә гаепләгән програмнар алып барган өчен Айдын Доган медиасың җәмәгатьчелек алдында тәнкыйтьләгән иде.

Сүз көрәше җирле сайлаулар вакытында башка формага күчте. Әрдоган АК партия тарафдарларын “Доган “медиа төркеме газетларын алмаска чакырган иде.

Бурычның килеп чыгыуна, “Доган” төркеме эчендәге төрле ширкәтләрнең үз-ара алыш-бирештә салым түләмәве сәбәп булган.
XS
SM
MD
LG