Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ хәрби җитәкчесе Талибан белән сөйләшергә чакыра


Әфганстандагы Британия көчләре башлыгы Талибан белән низагны сөйләшүләр аша чишәргә тәкъдим итә.

Генерал-лейтенант Грэм Лэмб Британиянең “Independent» басмасына кайбер Талибан сугышчыларының үпкәләре бар, алар көткән яхшы тормыш гамәлгә ашмады диде.

Лэмбка уртачыл Талибан вәкилләре белән татулашу програмын багу йөкләнгән иде.

Пәнҗешәмбе Британия армиясе башлыгы халыкара көчләрнең Әфганстанда уңышсызлыгы бар дөньядагы экстремистларны исертеп җибәрәчәк дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG