Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама дөнья мөселманнарын котлады


АКШ президенты мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлавында мөселман җәмгыятьләренең барлык мөселманнар да бәйрәм итә алсын өчен хәйрия җыю һәм тарату эшчәнлеген хуплады.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Обаманың июнь аенда Каһирәдәге чыгышында АКШның дөньядагы барлык мөселманнар белән бәйләнешләрен яңартырга чакыруын искә алды.

Клинтон ислам кыйммәтләре, шул исәптән хәйрия, җәмгыять булып яшәү, хезмәттәшлек һәм мәрхәмәтлелек хисләре Американнарга да хас һәм алар Америка мәдәниятенә зур өлеш кертте диде.
XS
SM
MD
LG