Accessibility links

Culture.tatar.ru Wiki кебек


Порталны ачу максатын Зилә Вәлиева, милли мәдәниятне республика чикләреннән чыгару, дип атады.
Порталны ачу максатын Зилә Вәлиева, милли мәдәниятне республика чикләреннән чыгару, дип атады.

Мәдәният министры иҗтимагый портал ачып җибәрде. Бу нисбәттән Зилә Вәлиева махсус очрашу оештырды һәм порталда видеоблогын да урнаштырды.

Wikipedia алымнарын да кулланaчак

Әлегә сынау рәвешендә эшләүче яңа проект Wikipedia алымнарын да кулланaчак. Зилә Вәлиева җәмәгатьчелек Culture.tatar.ru порталы тутырырга ярдәм итәр дип өметләнә. Шулай ук анда фикер алышу мөмкинлеге дә булачак. Тик язганчы уйлагыз: оештыручылар талашырга түгел, файдалы фикер алышуларга гына чакыра.

Энциклопедия кебек

Идея беренче чиратта Татарстан һәм татар мәдәниятен таныту өчен тормышка ашырыла. Портал энциклопедия кебек эшли. Моның өчен «Театр», «Музыка», «Әдәбият», «Хореография», «Сынлы сәнгать», «Цирк», «Эстрада», «Кинематограф», «Фотосәнгать», «Хәзерге заман иҗат төрләре», «Виртуаль күргәзмә» кебек бүлекләр бар.

Татарчасы ничек?

Мәдәният министрлыгында узган тәкъдим итүдә утырган татартелле журналистлар, татарча версия ничек эшли, дип сорады. Порталда татар телендәге мәгълүматлар азрак. Тик оештыручылар, кулланучылар татарча версия белән дә кызыксыныр, мәкаләләрне дә укыр, туган телдә фикерләр дә язар, дип өметләнә. Чөнки башка татар яки милли сайтлар да гадәттә урысча эшли бит. Татарча укырга яки язарга теләүчеләр саны бик аз.

Беренче бите татарча ачылсын

Tatarstan -- Rail Gataullin, web-programmer of Belem.ru. Kazan. 25Jan2008.
Белем.ру ширкәте хуҗасы Раил Гатауллин, шулай да порталның беренче бите татарча ачылсын иде дип теләде. Зилә Вәлиева, моның белән килеште һәм алар бу турыда шимбә көнне махсус очрашып сөйләшергә килештеләр. Раил Гатауллин, «Азатлык»ка беренче битнең кулланучы теләгән телдә ачылуына да риза булуын әйтте. Әйтик: татарча, урысча яки инглизчә. Кулланучының сайлау хокукы булсын иде, ди.

Электрон хөкүмәт баласы

Вәлиева, шәхсән үзе дә проектны ясауда зур кызыксынуын әйтте. Шулай ук ул берочтан Татарстанда башкаларда булмаган электрон хөкүмәт булуын да әйтеп узды. Министрлар кабинетының эшне интернетка күчерүе, бу проект килеп тууга да сәбәпче булган.

Милли максатлары

Порталны ачу максатын Зилә Вәлиева, милли мәдәниятне республика чикләреннән чыгару, дип атады. Ул татар мәдәниятен тарату кирәклеген яшермәде. Шуны раслап порталга урнаштырылган мәкаләләр дә асылда татар халкы турында язылган. Министр Вәлиева, Татарстан җирендә татарларның гомуми санының бары тик өчтән бере генә яшәвен әйтте. Татарстан читтә яшәүче татарларның да ихтыяҗларын, теләкләрен кайгырта. Хөкүмәт милләттәшләргә ярдәмне Татарстан мәдәният министрлыгына йөкләгән. Зилә Вәлиева бу портал да татар диаспораларын берләштерүдә, казанышларын саклауда ярдәм итәр, дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG