Accessibility links

Хокук яклаучылар Русия төбәкләрен тикшергән


Хокук яклаучылар Русия төбәкләрендә хәлне тикшергән. Алар кеше хокуклары өлкәсендә хәлләрнең бик үк якшы булмаганын ачыклаган. Бу хакта Җәмәгать пулаты вәкиле Александр Брод бу мәсьәләгә багышланган конференциядә белдерде.

Проект кысаларында Җәмәгать пулаты вәкилләре Русиянең 15 шәһәрендә булып кайткан. Алар арасында Уфа, Мәскәү, Петербур, Курски, Ярославль, Тольяти, Новосибирски, Пермь, Чиләбе һәм башка калалар булган.

Брод, ватандашларның хокуклары кысыла, хокук яклау оешмаларына түрәләр һәм мәгълүмат чаралары тарафыннан басым ясала, дип белдерә. Шулай ук, кризис башлангач, ширкәтләр кешеләргә эш хакын түләмәгән, яки акчалата ярдәм бирмичә эштән куган, ди ул.

Хокук саклау оешмалары да, тоткарланучыларга басым ясый, кыйнау һәм җәзалау очраклары да була, дип яза Җәмәгать пулаты вәкиле.

Ул шулай ук, Русия төбәкләрендә ачыкланган канун бозулар арасында милләтара нәфрәт, армиядә хокук бозу, дин әһелләренә һөҗүм ясау кебек күренешләрне керткән.
XS
SM
MD
LG