Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведевның АКШка рәсми сәфәре башланды


Русия президенты Дмитрий Медведевның АКШка рәсми сәфәре башланды.

АКШ һәм Русия җитәкчеләре БМО Гомум мәҗлесе алдыннан очрашу үткәрергә тиеш. Бу Барак Обама һәм Дмитрий Медведевның өченче рәсми очрашуы булачак. Моңа кадәр яклар Обаманың Мәскәүгә сәфәрләре вакытында, априль һәм июльдә очрашкан иде.
АКШ һәм Русия җитәкчеләре Иран атом программасы турында сөйләшәчәк дип көтелә.

Дмитрий Медведев башка ил башлыклары белән дә очрашулар үткәрергә тиеш.
XS
SM
MD
LG