Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан ике гает арасында


Чуашстан премьер-министры "Болгар" мәчетендә
Чуашстан премьер-министры "Болгар" мәчетендә

Чуашстанда татар тормышы, электән үк дини һәм милли бәйрәмнәр белән билгеләнеп барыла. Гаеттән-гаеткә өй юу, уразада гаилә кормау, Корбан аенда корбан чалу... болар барысы да гади халыкның тормыш рәвеше.

Чуашстан рамазанда

Рамазан аенда Чуашстан татарлары гөрләде. 47 мәчеттә тәрәвих укылды. Меңнән артык ифтар мәҗлесе узды. Авыл мәчетләрендә, тавыш көчәйткечләр аша тулы Коръән хәтем ителде. Күп кенә татар авылларында исерткеч эчемлекләр сату тәмам туктатылды. Чабаксарда, ифтар чатыры оештырылды. Андагы “Болгар” мәчете каршында куелган чатырда көн саен 150 кеше авыз ачты. Чуашстан премьер-министры Гапликов та шундый ифтарларның берсендә катнашты. Чуаш дәүләт университеты җитәкчелеге мөселман студентлары өчен, шулай ук, ифтар оештырды.

Урмай авылында өченче мәчет - “Кара пулат” мәчетенең түбәсе ябылып бетте. Шыгырданда “Болгар” Җәмигъ мәчетенең беренче катында намазлар укыла башлады. Республика Диния нәзарәте тырышлыгы белән, кайбер төрмәләрдә дә ураза тоту һәм намаз уку өчен мөмкинлекләр тудырылды. Козловка шәһәрендә яңа мәчеткә нигез салынды. Канаш шәһәрендә мәчеткә янкорма төзелә башлады. Русия ислам университетының Шыгырданда урнашкан “Гөлстан” әзерләү факультетында укулар башланды. Аның бинасында сипләү эшләре булды...

Эчкечелеккә каршы сугыш игълан ителде


Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов рамазан гаете вәгазен Шыгырдандагы яңа төзелеп бара торган “Болгар” мәчетендә сөйләде. Вәгазь дини үгет-нәсихәт белән генә тәмамланмыйча, эчкечелек хакында да булды. Кайбер татар авылларында рамазанда исерткеч эчемлекләр сатылмады. Ә кайбер мәхәлләләрдә исә, халык соравына карамастан, хуҗалар исерткеч эчемлекләрне сата тордылар.

"Голстан" мәдрәсәсе шәкертләре

Мөфти хәзрәт бу хакта ачынып сөйләп кенә калмады, әлеге мәсьәләне яңабаштан республика президенты дәрәҗәсендә күтәрәчәген әйтте. Ни өчен яңадан, чөнки, рамазанның соңгы көннәрендә мөфти хәзрәтләре Чуашстан президенты Н. Федоров белән очрашу вакытында, исерткеч эчемлекләрне сатуны туктату турында сүз кузгаткан иде һәм республика башлыгыннан ярдәм булачагы хакында килешенгән иде. Рамазанда татар авылларында исерткечне нигездә райпо кибетләре сатудан туктамады.

Чуашстанда яңа газет чыга башлады


Чуашстанда әлегә кадәр республика татарлары өчен “Вакыт”, Батыр районы татарлары өчен “Авангард” газетлары нәшер ителә иде. Хәзер тагын бер дини газет алар рәтенә басты. Чуашстан Диния нәзарәте “Гөлстан” дип аталган рәсми газетын нәшер итә башлады. Шул ук вакытта, Чуашстанның Тукай авылында авыл газеты да даими чыгып килә. Тиражы ярты меңгә якын булган бу газет “Иман нуры” дип атала.

"Голстан" газеты атамасы гарәпчә язылган

Чуашстан рамазаннан соң

Чуашстан татар тормышы рамазаннан соң тагын да гөрләп китте. Бу көннәрдә Буа драма театры Чуашстан авылларында үзенең гострольләрен башлады. Балалар өчен дә, олылар өчен дә буалар спектакльләр алып килгән. Ә октябрьдә исә Кәрим Тинчурин исемендәге театр Чуашстанда гострольләр оештыра.

26 сентябрьдә Шыгырданда инде республика күләмендәге, “Рамазан”дип аталган, эстрада шәкелендәге дини җырлар бәйгесе 18-нче тапкыр узачак. Элек татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә узган мондый бәйге хәзер Чуашстанда гына уздырыла.

Чуашстан татарлары тагын ике зур вакыйгага әзерләнә. Берсе, икенче ел оештырыла торган “Art-мәдхия” төбәкара, заманча эшкәртелгән дини, тарихи җырлар, мөнәҗәтләр, илаһилар бәйгесе. Мондый бәйге татарлар яшәгән башка төбәкләрдә юк. Әлеге чарада быел жюри рәисе вазыйфаларын Татарстанның халык артисткасы Флүрә Сөләйманова үтиячәк.


Катнашучылар даирәсе исә Чуашстан, Татарстан, Башкортстан кебек тәбәкләрдән, хәтта Дагыстан белән Чечнядан да булачак. Бәйге Урмай авылында башланып, Чабаксар шәһәрендә дәвам итәчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, чарада Чуашстан президенты Н. Федоров та катнашачак дип көтелә.

Шул ук октяберь урталарында Чуашстан Диния нәзарәтенең 15 еллык юбилей тантаналары билгеләнгән. Русиянең күп кенә төбәк мөфтиләре белән бер рәттән, юбилей тантаналарына Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин дә киләчәк. Чуашстан президенты һәм республика җитәкчеләреннән тыш, бу чарада, Европа Шурасы вәкилләре дә катнашачак дигән мәгълүматлар дә бар. Шул ук көннәрдә Шыгырданда 6-нчы тапкыр “Шыгырдан укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция узачак.

Гомумән алганда, Чуашстандагы татарлар тормышы ике гает арасында зур вакыйгаларга бик бай булачак. Халык саны белән кайбер төбәкләрдәге бер район хәтле генә булган, Чуашстан татарларын югарыда саналган вакыйгалардан тыш, әле күп төрле чаралар көтә.
XS
SM
MD
LG