Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кундузда иминлек начарая


Әфганстанда талибан, башка вилаятләргә караганда тыныч саналган төньяктагы Кундуз виләятендә үз тәэсерен арттыра башлады. Халык борчуда.

Кундуз вилаятенең исеме күптән түгел, алман генераль әмере белән талибанга каршы башлатылган һава һөҗүмендә, гади халыкның зур зыян күрүеннән соң еш яңгырый башлады. Әлеге вәзгыять төбәктәге алман хәрбиләре һәм сайлаулар якынайган алман җирендә, "Германиянең Әфган сәясәте" бәхәсен көн тәртибенә китерде.

Ләкин асылда бу хәл Әфганстанның үзендә көтелмәгәндә иминлекнең начараюын аңлата иде.

Әфганстанның төньягында иминлек соңгы 18 айда күбкә начараюы күзәтелә. Талибанның элек иминрәк дип саналган Кундуз вилаятенә таба һөҗүмнәрен юнәлдерүе турында, Кундуз шәһәр башлыгы ярдәмчесе Һамдулла Данеш болай аңлата:

“Талибан элек Кундуз вилаятен каты контрольдә тоткан иде һәм аның халыктагы көчле тәэсирен күреп була. Моннан кала НАТО, Кундуздан узган Шәр Хан юлын кулланырга тели. Шул исәптән талибан кебек дошман көчләр мондагы иминлекне бозарга тели", ди.

Ни өчен Кундуз?

Кундуз вилаятендә халыкның 40 %тын пәштуннар тәшкил итә, алардан кала таҗик, төркмән, үзбәк һәм башка милләтләр бар. Талибан вакытында фундаменталист сугышчылар пәштун җирләрен сайлый һәм төньяк чигендәге сугышта бу җирләрне үз базасы буларак кулланган.

Хәзер алар тагын бу җирләргә кайтты. Талибан көчләре юлларга ялган тикшерү нокталары урнаштырып, монда һөҗүмнәр оештыра. Һәм алар әфган һәм алман иминлек көчләренә каршы чаралар күрә башлады.

Алман "Die Welt" журналы хәбәрчесе Клеменс Вергин, талибан көченең артуын Кундузда булган матбугат очрашуында ук күрүен әйтә; “Матбугат бинасы диварында 2009 ел календаре куелган иде. Анда талибан кылган һөҗүмнәр көнләп кызыл төстәге каләм белән сызылган, апрель аеннан башлап каләм белән ишарәләнгән көннәр күбесенчә календарне каплый башлаган иде; интиһар һөҗүме, яндыру очраклары һәм башкалар белән", ди Клеменс Вергин.

Халык талибанга ярдәм итә

Төбәктә иминлек киеренке баскычка менгәндә, төбәк халкы да тараф тотарга мәҗбүр калган. Хәзер төбәктәге кайбер гаиләләр талибан яңадан төбәкне алыр куркынычы белән балаларын талибанга җибәрә дигән хәбәрләр ишетелә.

Җирле халык та төбәктәге элекке сугыш башлыкларының да яңадан коралланып шәхси мәнфәгатьләрен кайгырта башлавын әйтә.

Кундузда яшәгән Габдел Хак, “Монда бары тик Талибан гына иминлеккә яный дип әйтмәс идем. Элекке сугыш башлыклары коралны ташлаган булып, хакимиятнең күзен генә буядылар. Ләкин алар яңадан талибанга кушылырга мөмкин", ди.

Габдел Хак, шулай ук рәсмиләр арасында ришвәтчелекнең артуына халыкның канәгатьсезлек белдерүен әйтә. Аның фикеренчә, халык арасында талибанга ярдәм артуында да нәкъ моның тәэсире бар.
XS
SM
MD
LG