Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вазыйфадан “очулар” ихтимал


“Ведомости” газеты хәбәрләренә караганда, Генераль прокуратураның Башкортстанда үткәргән тикшерүләре нәтиҗәсендә, Мортаза Рәхимовның тарафдары булган ике кешенең вазыйфаларыннан бушатылуы ихтимал.

Алар: Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин белән прокуратура каршындагы тикшерү бүлеге башлыгы Алексей Касьянов.
Газет бу тикшерүләр килүгә Башкортстан эчке эшләр министры Игорь Алешин сәбәпче булуы ихтимал дип тә фаразлый.

Аңа караганда, әлеге тикшерүләр төркеменең кураторы, Генераль прокурор урынбасары Виктор Гриня заманында Игорь Алешин белән Омск өлкәсендә бергә эшләгән һәм бүген дә дустанә мөнәсәбәттә торалар.

Шуны да искә төшерергә кирәк, Башкортстаннан Русия дәүләт Думасына сайланган депутат Иршат Фәхретдинов та июль аенда Генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде.

Анда ул Башкортстан прокурорын тикшерүне сорады. Ул Хуртинның Уфага күчү белән 4 миллион сумга фатирын төзекләндерүен, эшкуарлар акчасына Төркиядә ял итүен искә төшереп, моны ришвәт алу, коррупция галәмәте дип бәяләгән иде.
XS
SM
MD
LG