Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронежда зыян күрүчеләр саны 50 җитте


Фейерверк, салютлар саклана торган бинада булган шартлауда кимендә 50 кеше зыян күрде, бер кеше үлде.

Хокук саклау оешмалары, шартлау 50 килограмм тротил күәтендә булган, дип хәбәр итте.

Шартлаудан якында торган бер торак йортта 3 фатирга зур зыян килде. Шартлау сәбәпләре ачыклана.

Шундый ук шартлау бу саклагычта берничә ел элек булган иде, дип хәбәр итте Русия телевидиениесе.
XS
SM
MD
LG