Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нинди валютага табынырга?


Бу көннәрдә долларның 30 сумнан да түбәнгә төшүе, янә әлеге валюта тирәсендәге сөйләшүләрне җанландырды.

Соңгы берничә айда долларга карата фикерләр төрле булды. Кайберәүләр аның киләчәктә дә үз кыйммәтен югалтмавын, икенчеләр киресенчә түбәнгә тәгәрәвен фаразлый.

Шәт Америкаларның үзләренең дә долларга ышаныч белдерми башлавы да шик уята. Өстәвенә, Берләшкән Милләтләр оешмасының чираттагы хисабында да финанс кризисының төп сәбәбе - дөнья валюталарының тотрыксыз булуында диелә.

Ел башыннан бер доллар 36-37 сум бәяләнгәндә, Русия икътисадчылары, рубльнең һичшиксез чит ил валютасына, алтынга карата очсызлануын фаразлаган иде.

Әмма ярты ел эчендә долларның бәясе әкеренләп 30 сумга төшүе, кайбер белгечләрне бу фикерләрен үзгәртергә мәҗбүр итте.

Мәсәлән, “Реннесанс Капитал” банкы белгече Алексей Моисеев ел ахырына доллар 28 сум торачак ди. Аның сүзләренчә, инде көзгә банкларда рубльле капитал артачак.

Әмма бөтен белгечләр дә мондый оптимистик карашта тормый. Мәсәлән, “Броккеркредитсервис” инвестиция ширкәте аналитигы Александр Афинагентов долларга якты киләчәк юрамый, әмма бу валюта барыбер юкка чыкмаячак, ди ул.

“Долларның киләчәге өметле дип әйтеп булмый. Чөнки бүген ул артык күп бастырылган. Бер яктан доллар бәясенең төшүе рубльне ныгытса, икенче яктан Русиягә зыян да китерә. Чөнки илдән экспортлана торган нефть, газ һәм башка товарлар доллар белән исәпләнә. Бүген долларның арзанаюы бер генә илгә дә кулай түгел. Шуңа күрә дөньяда бөтен илләр долларның дәрәҗәсен саклап калырга тырыша”, ди Афинагентов.

Дәүләт Думасының кредит оешмалары һәм финанс базары комитеты рәисенең элекке урынбасары Анатолий Аксаков исә, рубльне чит ил валютасына карата 30-40%ка очсызлатырга кирәк, ди. Бу очракта илдә җитештерелгән товар да көндәшлеккә ия була ала, кешеләр эш урыннары белән дә тәэмин ителә, банкларга әҗәтләр дә кайтарыла башлый, ди ул. Әмма милли банк шурасында Аксаковның әлеге тәкъдимен кабул итмәгәннәр.

Дөнья валюталары тирәсендәге ыгы-зыгы халыкка да тыңгылык бирми. Кешеләр акчаларны нинди валютада сакларга икән дип баш вата. Рубльдә тотсаң, бәясен югалтыр сыман. Долларны да алдагы көндә нәрсә көткәне билгесез.

Татарстанда торак төзелеше белән шөгыльләнүчеләр исә, бер тавыштан, акчаларны күчемсез милекктә сакларга кирәк ди. Ул вакытта, кем әйтмешли, сарыклар да исән, бүреләр дә тук булыр иде. Чөнки рәсми мәгълүматларга караганда, бүген республикада 3 миллион квадрат метр торак буш ята. Димәк бу, төзелеш ширкәтләренә табыш керми дигән сүз. Шуңа күрә дә аларның күбесе бөлгенлеккә төшәргә мәҗбүр.

Татарстанның риэлторлар оешмасы башлыгы Валерий Әпсәләмов исә, ничек тә булса халыкның банктагы акчаларын күчемсез милеккә күчерергә иде ди. Ул банклар белән үзенчәлекле көрәш тә алып бару яклы. Аның сүзләренчә, мәгълүмат чараларына банкларның хәл авыр дигән гаибәт таратырга кирәк. Ул вакыт бәлки кешеләр үз акчаларын банклардан чыгарып торак сатып алыр, ди Әпсәләмов.

Икътисад белгече Александр Афинагентов та акчаларны күчемсез милектә саклауны кулай күрә.

“Акчаларны долларда саклау бу инде кичәге көн. Бүген берничектә долларга ышанып, байлыкларыңны бу валютада сакларга ярамый. Иң яхшысы күчемсез милек алу”, ди Афинагентов.


XS
SM
MD
LG