Accessibility links

Килешү чоры җитәчәк


Русиядә президент сайлавы узуына 2 ел да юк , илдә чираттагы җитәкче кем булыр дигән сорау бүгеннән үк көнтәртибендә. 2012 елда президент 6 елга сайланачак.

Русия сәясәтчеләре арасында уздырылган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, 2012 елда Русия белән идарә итүнең формасы үзгәрмиячәк, идарә эчендә көчләр бүленешендә генә үзгәреш булырга мөмкин. Бу нәрсәне аңлата?

Сентябрьнең 11дә премьер-министр Владимир Путин “Валдай” фикер алышу клубындагы очрашуда катнашты. Сәясәт белгече Николай Злобинның киләсе сайлауда көндәшегез Дмитрий Медведев буламы дигән соравына, Путин без узган сайлауда көндәш идек мени, дип шаяртты.

Медведев һәм Путин Сочида бадминтон уйный
Путин Медведев белән үзен бер кан кешеләре дип атады. “Бер төрле сәяси карашта торабыз, килешербез”, диде.

Узган атнада президент Дмитрий Медведев АКШның CNN телевидение каналына сөйләгәндә дә Путин белән бер сәяси карашта булганын белдерде. Шулай ук әңгәмәдә ул Путин белән эшләүнең “җайлы” икәнен һәм аны эшеннән алырга җыенмавын әйтте.
Халык килешү турында бер ни дә белми. М.Горбачев


Медведевның президентлык мөддәтенең яртысы да үтмәгән килеш, Путинның киләсе сайлауда да “килешербез”, дип әйтүе – сәясәтчеләрне җанландырып җибәрде.

Советлар Берлегенең беренче президенты Михаил Горбачев, Путин бу мәсьәләне иртә күтәрде, дип саный.

“Килешәсе булса, беренче чиратта халык белән килешергә кирәк. Халык әле бу хакта бер ни дә белми”, диде Горбачев.

Шулай ук белгечләр Путин һәм Медведевның бу сүзләрне кайчан һәм нинди шартларда әйтүенә игътибар итә. Президент белән килешербез, дип премьер-министр әйтә. Президент исә соңырак аның белән килешә. Моңарчы премьерның президентка кадәр мондый белдерүләр ясаганы булмаган.

Медведев һәм Путин чаңгы шуа
Әмма кемнең президент, кемнең премьер булачагы чынбарлыкта илнең сәяси каймагы өчен генә мөһим. Югары даирәләргә үрмәләүчеләрнең бер өлеше президентка, икенче өлеше премьерга якын булырга тели, ди Русиянең төбәкләр сәясәте идарәсе башлыгы Валерий Хомяков. Халыкка исә барыбер.

“2012 елда Путин президент булса, Медведев премьер булачак. Бу сүзләре белән алар ике җитәкче арасында каршылыклар чыгарырга тырышкан сәяси көчләргә - тимәгез безгә, без барыбер бергә булачакбыз, үзегезгә зыянга эшләмәгез, ди”.
Сөенечле хәбәр. Кем белә - сайлауны бетерү куркынычы да бар бит. Д.Орешкин


Шулай да тандем җимерелер дигән фаразлар да юк түгел. Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин Путин һәм Медведев төрлесе төрле якка тарта, ди.

“Алар килешә алмыйча сайлауда икесенең дә катнашу ихтималы бар. Анда инде көрәш бик каты булачак. Җиңүче үзенең көндәшен премьер итеп күрергә теләмәс,” ди Орешкин.

2012 елда Русия нинди хәлдә булыр?

Бу да кемнең президент булу теләгенә йогынты ясыячак. Икътисад хәзерге кебек начар булса илбашлыкларының абруе зур булмый. Медведев үзен бу күңелсез җаваплылыктан читләштерергә мөмкин, бу Путинга да кагыла. Бәлки, президент булып өченче кеше сайланыр, дигән фараз да бар.

Шулай ук Русиядә хакимият ресурсының мөһим роль уйнаганын исәпкә алып, төбәкләр һәм сайлау комиссияләрендә булган кәефләр дә күпне үзгәртә ала, дигән караш бар.
"Путин, Медведев". Сергей Тюнин рәсеме

Тандем сүзенең инглизчәдән тәрҗемә иткәндә мәгънәсе – ике кеше утырып йөри торган велосипедны аңлата. 2012 елда Русия велосипедында алда кем, артта кем утырыр, әлегә билгесез. Әмма сәясәт белгечләре бер әйбергә сөенә - Путин белән Медведев һич югы сайлаулар булачагына ишарә ясый.

“Кем белә - сайлауларны бетерү куркынычы да бар бит”, ди сәясәт белгече Дмитрий Орешкин.
XS
SM
MD
LG