Төркмәнстан президенты Татарстан башлыгына "Ефәк юлы" узышларының оештырылуына теләктәшлек күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Корбангули Бирдемөхәммәдовның Минтимер Шәймиевка җибәрелгән хатында әйтелә.
Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә әлеге хатта, "Ефәк юлы" кебек узышлар Төркмәнстан, Русия һәм Казакъстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең тарихына кереп калачак, диелә.
Казанда башланып Ашгабадта тәмамланган узышлар ике арадагы тугандашлыкның ныгуын да гәүдәләндерә, дип әйтелә Төркмәнстан президентының хатында.